Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 12
1962–1968 еллар аралыгында язылган материалларында ук яшь галим милли яңарыш хәрәкәтендә, әдәби барышта актив катнашкан шәхесләрнең абруйлы исемнәрен кайтару омтылышы ясый. Мәсәлән, 1964 елны «Совет әдәбияты» журналында М. Мәһдиевнең күләмле «Габдрахман Сәгъди» дигән язмасы дөнья күрә. Монда татарлардан беренче филолог-профессор Г. Сәгъдинең катлаулы тормыш юлы баскычлары, төп хезмәтләре күрсәтелә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Әлеге язма 1930 елларда галимне эзәрлекләүләрдән соң язылган беренче зур хезмәт була.
Кызганычка каршы, М. Мәһдиев сүз алып барган, мәдәниятебез тарихына үзләренә лаеклы югары бәя биреп кайтарган мондый исемнәр 1970 еллар «кыравы» шартларында кабат оныттырыла башлый. Галимнең үзе өчен дә 1967 елга кадәр басылып чыккан күп кенә язмалары «кара тамга» салыну – рухи эзәрлекләүләр, рәсми басмаларга юл бирмәү сәбәбенә әверелә. Бу шәхесләрне, вакыйгаларны татар фәне 1990 елларда гына кабат халыкка кайтара башлады.
Шундый мәсьәләләрнең берсе – мәдрәсәләр тарихы. Галимнең 1967 елны «Совет мәктәбе» журналында «Галия» мәдрәсәсе турындагы язмасы дөнья күрә, 1968 елда ул «Иж-Буби» мәдрәсәсе тарихына, аны туздыру вакыйгасына багышланган зур хезмәт әзерли. Әмма рус телендәге беренче варианты («Некоторые данные из истории Бобинской школы») кулъязма хәлендә кала, 1969 елны «Казан утлары» журналында, «Буби мәдрәсәсе» исеме белән кыскартып, «туналып», татар телендә дөнья күрә һәм авторга шактый күңелсезлекләр китерә. Бубиларның кулъязмаларын кирилл хәрефләренә күчереп, аерым китап итеп бастыру теләгенең тормышка ашмаячагы ачыклана. Татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхретдин, З. Камали, Г. Баруди кебек шәхесләрнең хезмәтләре олылана, әмма алар кылган гамәлләрнең үз вакытында көчле каршылыкка очравы, татар җәмгыятенең яңалыкны якларга көче җитмәү, гомерләрен милләтне кайгыртуга багышлаган асыл затларны кара пәрдә артына яшерү авторда үкенеч уята. Үткәннәр һәм бүгенге өчен сызлану интонациясе Мәһдиевнең фәнни хезмәтләренә шушы мәкаләдән соң урнашып калгандыр да.
М. Мәһдиев татарларда гыйлем-мәгърифәт тарихын өйрәнүне гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Мәктәп-мәдрәсә программалары һәм дәреслекләр, Габделмәннан Рахманколый һәм Таип Яхин китаплары, «Мөхәммәдия» кебек зур мәдрәсәләрдә укыту рәвеше-системасы хакында материаллар туплана, аерым өлешләре вакытлы матбугатта