Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 22
Инде төн дә җитте, тамак ачты, ә поезд юк та юк. Кара тун өстеннән каеш буган, наган аскан милиционер кереп, кара тырнаклы егетнең документын сорады, бераздан үзе белән алып чыгып китте.
Бу хәл бераз гына йокыны ачты.
Төнге сәгать унберләрдә генә станциягә гөрселдәп авыр состав килеп керде. Юл йөргән, дөнья күргән кешеләр кузгалды – товар поездының кырыкмаса-кырык җиренә эләгеп әллә кайларга барырга була. Баязитова да кузгалды: Әгерҗе станциясендә товар поездының әле моңарчы туктамый калганы юк иде.
Товар поездына утырып йөрү катгый тыела. Шуңа күрә бу поездга эләгү өчен зур осталык кирәк. Баязитованың инде бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе бар. Иң башта сине тотардай кешеләрне барлап чыгарга кирәк. Болар – толыпка төренгән, фонарь тоткан, итек кунычларына флажоклар тутырган ике кондуктор. Берсе составның баш өлешендәрәк, тормоз баскычында, икенчесе иң соңгы вагонның артында. Поезд туктаган арада алар төшәләр һәм баш кондуктор янына киләләр. Анысы муенына чылбыр белән сыбызгы таккан, шулай ук фонарь тоткан. Главный тегеләргә составның күпме вакыт торасын әйтә. Озаграк торасы булса, кондукторлар станциянең бер бүлмәсенә җылынырга кереп чыгалар. Тиз китәсе булса, шунда, вагон кырында гына йөренгәләп торалар. Состав кузгалыр алдыннан главный ачы итеп бер сызгырта да машинистка фонарен болгый. Шуннан паровоз кычкыртып ала. «Аңладым, кузгалам» дип әйтүе инде аның. Әнә нәкъ шул вакытта состав уртасындагы берәр вагонның тормоз площадкасына сикереп менәргә кирәк. Поезд кузгалгач, син утырган площадкага беркем дә килә алмый. Кондукторлар моны күрәләр, ләкин ни хәл итәсең? Товар вагоннары аркылы йөреп булмый.
Озын состав тирәсенә ун-унбиш кеше әнә шундый исәп белән сибелде. Башта шыпырт-шыпырт кына поездның «артына» – теге ягына чыктылар. Кем койрыктан, кем баштан, кем астан. Баязитова астан гына чыкты. Состав башындарак бер буш тормоз площадкасы сайлады. Якындагы фонарь бу площадканы яктыртып тора иде. «Тормоз Матросова» дип язылган. Шуны уйлап тапкан инженер фамилияседер. Поезд артык озак торасы итмәде, ахрысы, пошкыра-пошкыра су гына алды бугай. Ул арада баш кондукторның ачы сызгыртуы яңгырады. Состав, буферларын бәреп, дөбер-шатыр артка чигенеп куйды. Инде сикереп менәргә дә вакыт. Кешеләр йөгерештеләр. Баязитова да тәвәккәлләп вагон баскычына барып тотынса – аңа икенче яктан толып эченә чумган кондуктор менеп килә иде. Харап кына булдык! Баязитова, нәрсә эшләгәнен уйлап тормастан, алга таба йөгерде. Ул арада паровоз да кычкыртты. Буферлар тагын дөбер-шатыр килеп алдылар. Бу тавыш акрыная барып, составның артына тәгәрәп, кара төнгә таба китте. Поезд җай гына алга шуа башлады. Баязитова бөтен көченә йөгергән хуттан баскыч сыман бер тимергә тотынды һәм аякларын җирдән ычкындырды. Күзләрен чытырдатып йомды. Китте. Кит-те. Кит-те… Күзен ачса – паровоз артындагы