Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 8
Хуҗа:
– Ярар инде, алайса, гаепләп китмәгез инде, бераз гына утырсагыз да була иде, – дип нәүмизләнеп, эш кешеләрен тышкы ишек төбендә озатып калды.
Барактан чыккач, юлдашы бер якка китте, Габделнур – икенче якка. Караңгы төшә башлаган, якын-тирәдәге өйләрнең һәм ике-өч катлы йортларның тәрәзәләре саргылт төскә кергән. Көне ямьсез, җил, карасу авыр болытлар түбәнтен генә агыла. Урамда кеше-кара сирәк, бала-чага да күренми.
Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, егетнең юлы бакча аркылы иде. Кинәт агачлар, куе куаклар эченнән ачыргаланып кычкырган хатын-кыз авазы яңгырады.
– Ярдәм итегез! Талыйлар!
Габделнур туктап калды. Әйләнә-тирәдә беркем юк. Баягы чырылдавык тавыш янә кабатланды:
– Коткарыгыз!
Егет ике уйлап тормады: кисәк сулга борылды һәм, озын куакларны аралап, алга омтылды.
Һәм шул минутта ук егетнең каршында бер әзмәвер шәйләнде, нидер тоткан куллары күтәрелде… Бу шулхәтле тиз арада булып алды ки, егет аңышырга өлгермәде: ни кулын күтәреп саклана, ни читкә тайпыла алмыйча калды. Башына сугудан аның күз аллары караңгыланды, гәүдәсе мәлҗерәде, ул һуштан язды…
…Ачыграк урынга чыккач, өс-башын каккалаганда, ул пиджак һәм чалбар кесәләренең әйләндерелгән булуын, кулъяулыгының һәм пәкесенең дә урынында түгел икәнен белде, димәк…
– Ах… – дип, әшәке итеп сүгенде егет.
Әйе, димәк, теге хатын-кызның ярдәмгә чакыруы алдавыч кына булган икән.
– Ә бит ничек чәрелдәде, мәнсез нәрсә, артист кына буласы… Шулхәтле ышандырырлык итеп кычкырды…
Егет үзенең гыйбадлыгы, һәрчак һәм һәркемгә ярдәмгә килергә атлыгып торуы, моның алдын-артын уйламавы аркасында ниндидер усал ниятле бәндәләрнең кармагына капканын аңлады. Шуңар шөкрана итәргә кала: хезмәт хакы, аванс алган вакыт түгел, акчасы ун-унбиш сумнар тирәсе генә иде. Дөрес, аена йөз кырык-йөз илле сумнар алып эшләгән кешегә бу да аз акча түгел. Баш исән булсын, дияргә генә кала.
Сул күзе томанлагандай булгач битен сыпырса – кан. Башы да сызлый. Уң кулы белән чәченә кагылды – бармаклары кып-кызыл. Чыккан җиренә – куаклар арасына кереп, кулъяулыгын табып алды, пәкесе күренмәде. Шунда ук бер метр чамасы озынлыктагы, уклау юанлыгы тимер торба ята иде. Әле дә ярый акт кәгазьләрен теге иптәше, иртәгә иртән конторга керәсем бар, постройкомга тапшырырмын, дип, үзе белән алган иде.
Аннары бакчадан чыкты, як-ягына күз салды. Канга баткан егеткә шикләнеп карап, җәһәт-җәһәт атлап, ике кыз узып китте. Бу хәлендә урам буйлап барса, тагын бәлагә таруы ихтималын (милиция күзенә чалыначак) уйлап алды, кайдадыр шушы тирәдә хастаханә барлыгы исенә төште; каны йогышлану ихтималын да күз уңында тотты.
Тыкрык шикелле тар урамнар буйлап бара торгач,