Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 19
Бишенче манигы тәрәкъкый – эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.
Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр – һәммәсе безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм