Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 20

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки

Скачать книгу

иде.

      Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый21 читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!»ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимеркүк атларда озакламаенча Гали бай да килде.

      Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.

      Өч катлы таш өйнең һәммә йирендә мәҗлес хәзерләнгән иде. Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны – һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде. Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч:

      – Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, – диде.

      Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:

      – Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? – диде.

      Фәхри:

      – Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, – диде.

      Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:

      – Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, – диде.

      Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:

      – Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! – дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы»ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.

      Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде –хәзрәтләргә иллешәр (!!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», – дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә

Скачать книгу


<p>21</p>

Саурый – ат тиресеннән ясалган күн.