Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 23
– Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.
Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.
– Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!
Хөкүмәт тагы:
– Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.
Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббем! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.
– Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?!! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! – аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә!! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.
Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе – китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.
Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады – һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!
«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.
Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!
Киткәннәрнең