Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 24
Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!
Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!
Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.
Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.
Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббем! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля»ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!
Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда
24
Мөһаҗир фи сәбилиллаһ – Алла юлы өчен күчеп китүче.