Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке). Сборник

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник страница 25

Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник

Скачать книгу

да ошый. Бомж булу да, бер карасаң, рәхәт бит. Беркем каршысында да җавап бирәсе юк. Тун сорап колак итен ашаучы хатын да юк, мотоцикл сораучы малай да юк. Мең төрле тикшерүләрдән шулчаклы арыйсың, бөтенесен ташлап, бомж булып яшисе килә. Андый чакларда ярый әле хоккей белән футбол бар. Күңелеңдә буран уйнаганда, театрга барасы килми бит. Кеше күрәсе килми.

      Артист. Монда кешеләр юкмы?

      Эшмәкәр. Син «юк» дисең бит. Бәлки, син хаклысыңдыр   – монда толпа, монда кеше көтүе.

      Артист. Көтү булса да, кешеләр әле. Тора-бара фанатлар көтүе оешуы бар. Монысы инде куркыныч. Өелешеп сугышалар бит. Ни өчен сугышалар, максатлары ни? Менә син спектакль карап чыккан тамашачыларның икегә бүленеп сугышканнарын күргәнең бармы?

      Эшмәкәр. Сугышасы килде бервакыт. Оныттым инде, ниндидер спектакль карадым да сугышасым килде.

      Артист. Кем белән?

      Эшмәкәр. Кем белән икәнен дә белмим. Әмма сугышасы килде. «Нигә без шулай яшибез?» – дип, кемнәргәдер берне тондырасы килде. Шулай булгач, үзегезне әүлияга санамагыз. Янә дә бер тапкыр ниндидер комедия карагач, кереп, сезне кыйнап чыгасы килде. Болай син дөрес әйтәсең – һәр уенның максаты булырга тиештер. Хәтта футбол белән хоккейда да.

      Артист. Кайдандыр сатып алынган уенчыкларның уенын караудан мин тәм тапмыйм.

      Эшмәкәр. Син тоймасаң, аларны сатып алучылар тәм таба. Йотып куясыңмы?

      Артист. Җитте. Йә «Шайба! Шайба!» дип кычкыра башлармын. Бу уенда уйнаучыларга да, тамашачыларга да допинг кирәк.

      Эшмәкәр. Допинг дигәннән, син Олимпия уеннарын карыйсыңмы?

      Артист. Карыйм. Һәм яратып карыйм.

      Эшмәкәр. Анда да уен бит.

      Артист. Анда башка уен. Ил белән ил көрәшә. Шәхес белән шәхес ярыша. Бу мәгънәсезгә туп тибү генә түгел.

      Эшмәкәр. Мәгънәсез уенны кешеләр уйлап чыгармый.

      Артист. Ни кызганыч, чыгара. Карта уеннары, уен   автоматлары. Бәлки, алар баштарак акылда һәм көчтә үзара сынашу, ярышу булгандыр, бүгенгеләр аны тамашага әйләндерделәр. Аларның мәгънәсе әллә ни түгел. Синең хоккеең, футболың кешегә ни бирә? Мин, мәсәлән, аларны карамаганнан берни дә югалтмыйм. Син дә югалтмыйсың. Киресенчә, вакытыңны бушка сарыф итәсең. Бу уеннар, дустым, интеллект дәрәҗәсе югары булмаган кешеләр өчен.

      Эшмәкәр. Нәрсә, ул уеннарны бетерергә дисеңме?

      Артист. Нигә бетерергә? Яшәсен. Әмма бүгенге хәлендә түгел. Син беләсеңме, күпме акча түгелә шул командаларны яшәтер өчен? Безнең авыздан өзеп алынган акчалар ул. Дәүләт җитәкчеләренә фанат булу килешми. Чын спортта акча төп рольне уйнамаска тиеш. Акча, мал аркасында Сабан туйларыбызның яме калмады. Сабан туйларында дан өчен түгел, мал өчен ярышабыз. Менә кайда бәла. Уеннардан «дан» дигән төшенчә югалды. Дөнья сугышлары мал бүлешә алмаудан башлана.

      Эшмәкәр. Син әллә кая барып җиттең.

      Артист. Әллә кая түгел. Өченче периодка җиттек. Әнә чыгып киләләр синекеләр. Кара, аларны трибуна ничек каршы ала. Әйтерсең Берлинны алып кайтып киләләр. Әйдә, без дә кычкырабыз. Шайба! Шайба! Шайба!

      (Әсәр тәмамланмаган)

Скачать книгу