Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке). Сборник

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник страница 26

Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник

Скачать книгу

дигән исем йөрткән олы юл Кәкре Каен авылы яныннан үтә. Гыйбадулла исемле Кәкре Каен авылы кешесенең бакча арты нәкъ менә шул юлга килеп терәлгән. Бакча артында котырып агачлар үскән. Шул агачлык янына ерак һәм якын араларга йөрүче эреле-ваклы автобуслар, машиналар туктап ала. Аларда утырып йөрүчеләр, кысталгач, әлеге агачлыкка сибелеп, кече һәм зур йомышларын үтиләр. Пәрдә ачылганда, шул агачлык янында кулына сәнәк тоткан Гыйбадулла йөренә. Җырлап-биеп, авылның диванасы Хәяли керә.

      Хәяли. Алай яшәек әле дә

      Болай яшәек әле.

      Рәхәтлеккә чыдап булмый,

      Җырлап яшәек әле.

      Исәнмесез, иптәш Бәдриев!

      Гыйбадулла. Исәнме, Хәяли!

      Хәяли. Автобус килмәдеме әле?

      Гыйбадулла. Юк әле, Хәяли.

      Хәяли. Син монда сәнәк белән нишлисең?

      Гыйбадулла. Таптым әле менә.

      Хәяли. Төшеп калганмы?

      Гыйбадулла. Калдырганнар.

      Хәяли. Җырлыйммы?

      Гыйбадулла. Җырла, Хәяли, җырла.

      Хәяли. Акча бирәсеңме?

      Гыйбадулла. Бирәм, Хәяли, бирәм.

      Хәяли. Юк, мин синнән алмыйм.

      Гыйбадулла. Нигә, Хәяли?

      Хәяли. Син миңа тимисең. «Рәхәт яшибез» дигәнне җырлыйммы?

      Гыйбадулла. Җырла, Хәяли.

      Хәяли. Алай итәрбез әле дә

      Болай итәрбез әле.

      Рәхәтлектә яши-яши

      Үлеп китәрбез әле.

      Алай рәхәт була ул да

      Болай рәхәт була ул.

      Авызыңда тешең булса,

      Яшәү рәхәт була ул.

      Гыйбадулла. Бу җырларны сиңа кем өйрәтә, Хәяли?

      Хәяли. Күрше бабай.

      Гыйбадулла. Ул рәхәт яшимени?

      Хәяли. Эһе. Аның кәҗәсе бар.

      Түбәгә кунган күгәрчен,

      Тимә аңа – гөрләсен.

      Автобус килде. (Чыгып йөгерә. Бераздан ике хатынга ияреп керә.) Җырлаган өчен акча бирегез.

      Беренче хатын-кыз. Чё, чё?

      Хәяли. Марҗа икән әле. (Чыгып йөгерә.)

      Хатыннар агачлыкка ашыгалар.

      Гыйбадулла. Кая барасыз?

      Беренче хатын-кыз. Чего?

      Гыйбадулла. Куда идёте?

      Беренче хатын-кыз. Какое твоё дело?

      Гыйбадулла. Моё дело есть. Там мой сад, огород.

      Икенче хатын-кыз. Без синең бакчаңа кермибез.

      Гыйбадулла. Агачлыкка керергә дә ярамый.

      Икенче хатын-кыз. Ничек инде ул «ярамый»?

      Гыйбадулла. Ярамый дигәч ярамый. Исе бакчага тарала, өйгә керә.

      Икенче хатын-кыз. Нәрсә исе?

      Гыйбадулла. Нәрсәгә керәсез соң? Шуның исе. Таптылар җайлы урын. Бөтен Рәсәй сасысын иснәп ятабыз. Киләләр дә тукталалар, киләләр дә тукталалар.

      Икенче хатын-кыз. Ә без кая барырга тиеш?

      Гыйбадулла. Анда минем эшем юк. Рәсәй иркен.

      Беренче хатын-кыз. Что он говорит?

      Икенче хатын-кыз. Воняет, говорит.

      Хатын-кызлар көлешә.

      Беренче

Скачать книгу