Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) - Марсель Галиев страница 11
– Бөер – ерунда… – ди Илдар Юзеев.
– Кан басымым да югары сикерә бит минем. Күз аллары караңгыланган кебек була. Кан басымы күтәрелсә, баш сызлый.
– Баш – ерунда… – ди Илдар Юзеев.
– Кинәт упкынга төшеп киткәндәй булу турыдан-туры йөрәккә бәйле инде, әйеме? Йөрәк шаяра бугай минем. Йөрәк шаяру – хәтәр инде ул.
– Йөрәк – ерунда… – ди Илдар Юзеев.
– Син нәрсә, Илдар туган, һаман «ерунда да ерунда» дип барасың. Мин синнән киңәш сорыйм, ә син… Нәрсә ерунда түгел соң, синеңчә? Йөрәктән үлеп китүең дә бик тиз…
– Үлем дә – ерунда… – ди Илдар Юзеев. – Иң главные – сәламәтлек, Муса агай.
Әл-лү
Язучыларның Яшьләр белән эшләү бүлегендә телефон шалтырый. Илдар Юзеев, трубканы күтәрүгә үк, ерактан килгән нәзек тавышның хуҗасы Нәҗип Мадьяров икәнен танып ала.
– Әл-үүү, кем әле бу? – ди Казан артындагы черек баганалардан сузылган чыбык аша килгән калтырча тавыш.
– Нәҗип Мадьяров тыңлый, – ди Илдар Юзеев.
Трубкада өй түбәсеннән ташка мыйк итеп егылып төшкән тычкан тавышы ишетелә, аннары бераз тынлыктан соң аңга килү сизелә:
– Ничек сез?.. Мин бит Нәҗип Мадьяров, – ди Нәҗип Мадьяров, икеләнеп кенә.
– Юк, мин Нәҗип Мадьяров булам, – ди Илдар Юзеев.
– Шаярмагыз әле! Язучылар союзымы бу? Нәҗип Мадьяров мин үзем бит…
– Мин – шагыйрь Нәҗип Мадьяров. Балтачта яшим. Менә Казанга килдем дә… Мөхәррирләргә бүләккә дип алган куян бүрекләрем дә барые… Яңа китабым чыгып килә. Ә сез нинди Нәҗип Мадьяров? – ди Илдар Юзеев.
– Туктагыз әле, мин дә Балтачта яшим бит, минем дә китабым чыгып килә. Мин дә Нәҗип Мадьяров.
– Знать не знаю! – ди Юзеев. – Мин – Нәҗип Мадьяров!
Шулчак телефон өзелә. Илдар Юзеев эчен тота-тота көлеп бетерергә дә өлгерми, телефон тагын телгә килә.
– Әлү-үү! Язучылар союзымы бу? Миңа Фәрваз Миңнуллин кирәк! – ди калын тавыш.
– Обкомнан, ахры… – дип, Илдар Юзеев күрше кабинетка йөгерә-атлый кереп китә.
Михалковка бик мөһим хат язып утырган җиреннән Фәрваз Миңнуллин, җәһәт кубып, күрше бүлмәгә керә.
– Тыңлыйм сезне…
– Әлү-үү! Миңнуллинмы бу? Фәрваз Миңнуллин, әйеме? Бик әйбәт. Миңа Илдар Юзеев кирәк иде.
– Тфү, чёрт! – дип, Фәрваз Миңнуллин, ачулы кыяфәт белән иренен чалшайтып, трубканы Илдар Юзеевка тоттыра.
– Әл-үүү! Илдар Юзеевмы? Менә бу мин инде – Нәҗип Мадьяров! – ди үтә дә шат тавыш.
– Үзеңне таптыңмы? Ничья, – ди Илдар Юзеев, Нәҗип Мадьяровның гомерендә бер шаяртырга азаплануына аптырап.
Юаш усал
Нәҗип Мадьяров шагыйрь булганга күрә кыска буйлы, кыска буйлы булганга шагыйрь дә. Тәбәнәк кешеләр, гадәттә, фетнә булалар. Нәҗип Мадьяров,