Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) - Марсель Галиев страница 12
– Чебешне көзен саныйлар, ди безнең халык, тырышабыз инде, Мирвәли Бәдретдинович.
– Мин монда иртәнге сводкаларны карап утырам әле, алдыра алмыйсыз бер дә… Көннән калсаң, айдан калдың, айдан калсаң, елдан калдың, дигән безнең бабайлар.
– Атыңнан элек йөгәнеңне әзерлә, димәкче буласыз инде, Мирвәли Бәдретдинович.
– Елдагыча беренчеләр рәтенә сикерә алырсызмы соң?
– Белмим инде, Мирвәли Бәдретдинович. Поживём – увидим, ди безнең халык, Мирвәли Бәдретдинович.
– Икеләнгән ике үләр, дигән безнең бабайлар, карагыз аны, Гайфетдин Гайнетдинович!
Секретарьның кискен тавышы председательнең колак төбендә шактый яңгырап торды. Илле яшьлегенә аяк баскан Гайфетдин Гайнетдинович җәһәт кенә урындыгыннан торды да, кайры тунын эләктереп, кабинетыннан чыгып китте. Баскычта ул исеме Мактау тактасыннан унсигез ел буе төшми торган, былтыр хөкүмәтебезгә 4434 л сөт савып тапшырган республиканың атаклы сыер савучысы, кыйгач кашлы Рамазанова апай белән очрашты.
– Сез миңамы, Рузательҗиһан Сәфәргалиевна?
– Кергәннән элек чыгасыңны уйла дигәндәй, кабул итсәгез…
– Сез дигәндә, аяк идәндә, Рузательҗиһан Сәфәргалиевна, керә торыгыз, мин хәзер.
Сыңар колакчынын җилфердәтеп урамнан барган замана улын председатель үз янына дәшеп алды. Алтынчы класс укучысы, йолдызчык вожатые, быелгы уку елында 255,7 кг тимер ватыгы җыеп тапшырган Арсенал атлы пионер иде ул.
– Син, үскәнем, көтүче Гамирҗан Миңнефәхрисламович малаемы әле?
– Алма агачыннан ерак төшми, ди минем әби, тап өстенә бастыгыз, персидәтел абый!
– Гамирҗан малае булсаң, шул: аскы урамга пионерларча гына төшеп мен әле. Шәйхелислам Фәтхелбаяновичка әйт: ун минутта идарәгә менеп җитсен!
– Кем, кем дисең, персидәтел абый?
– Зур уңыш үстерү остасын белмәскә син. Агроном. Шәйхелислам Фәтхелбаянович!
– Ә-ә! Чулак Шәйхелисламмыни? Белмәскә – белә-әм! Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди минем әби.
– Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын, ишеттеңме?!
– Баш кайда, аяк анда, ди минем әби, киттем, абый.
Председатель баскычтан 357 таза хуҗалыгы күренеп торган, атаклы иген үстерү осталары яшәгән авыл өстенә күз атып алды. «Март башында чыпчык эчәрлек су булса, ел яхшы килер, ди безнең халык, – дип уйлады Гайфетдин Гайнетдинович. – Ә менә язын әтәчләр өзлексез кычкырса, ел ничек килә, ди соң әле халык дигәнебез?»
Ашханәдә
Урак өстендә Илдар Юзеев бер яшь шагыйрь белән районга чыгып китә. Бик ачыккач, алар, юлда туктап, ашханәгә керәләр. Өстәлләрнең шапшаклыгына, эсселектән пыжыган һавасына күнегелгән инде. Кирәк бит, яшь шагыйрьнең ашыннан социализм шартларында өлгергән таракан килеп чыкмасынмы! Ачуыннан буылып, яшь шагыйрь дәррәү тора да ашханә мөдирен эзләп китә. Тавыш, хәрәкәт