Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 39
Бер хезмәтендә Хатип абый, шагыйрьдән аеруча сизгерлек, үткен һәм тирән караш таләп ителә, дип язган иде. Сизгерлек, үткен һәм тирән караш… Бу сыйфатлар, башка әйбәт сыйфатларына өстәп, аның үзенә бик тә хас иде.
Онытылалар
Гамир абый Насрый (1916–1959), илле дүртенче елның апрелендә мин «Яшь сталинчы» газетасы редакциясенә хезмәткә килгәндә, эштән киткән иде инде. Ләкин Гамир абый редакциягә еш керде, якыннарын-танышларын үз итте, һәрхәлдә, миңа мөнәсәбәттә борын чөерүен хәтерләмим. Ә артык «прастуйланып» киткән чаклары булгалады, мондый вакытта һәркемне бер иш итеп, тиңнәр итеп саный иде. Олыны олы итүне онытмаска тиеш иде ләбаса үзенчәлекле пьесалар авторы. Шул елларда аның «Күңел дәфтәре», «Кушнарат» һәм башка драмалары театрларда гөрләп барды, бу әсәрләр буенча куелган спектакльләр театрларның сулышын иркенәйтте.
Әйе, татар гадәте буенча, башкаларга өстән торып карарлыгы бар иде Гамир абыйның. Һәрхәлдә, мин аның мондый кыяфәтен күрмәдем.
Гамир абыйның колакка гына әйтә торган йомышы булгалый иде:
– Акча кирәк иде…
Ә бездә – студентлык эскәмиясеннән әле генә эш өстәле артына кереп утыручыларда – акча була иде! Күрәсең, аз стипендия һәм ара-тирә газеталардагы кыска хәбәрләребез өчен тигән аз-маз сумнар безне акча санарга-тотарга өйрәткән булгандыр.
Бурычка сорап торучы Гамир абый гына түгел иде ул елларда. Ләкин ул сирәк сорый һәм аның бер гадәте ошый иде миңа. Аз суммадагы бурычын кайчан китерәчәгенең төгәл вакытын (хәтта көннең кайсы сәгатендә) тәгаен әйтә иде. Сүзендә тора иде! Инде вакытында китерә алмаса һәм шуннан соң синең белән күзгә-күз очрашса, башын түбән иеп кенә, исәнләшмичә, белмәгәндәй, яныңнан шуып кына узар иде. Әмма бурычын беркайчан да онытмады ул.
Бу турыда тулырак искәртү татар әдибенең, татарныкы гына да түгел лә, язганына аз түләү алудан туган мөшкел хәленә басым ясау өчен кирәк булды. Баш «төзәтергә» йөз грамм хәмер бүлдерерлек тә сәмәне булмасын инде, әй. (Моның эчкечелекне яклавым итеп кабул итмәгез, һич тә алай түгел.) Гамир абыйның да, минем янга шундый йомыш белән кергәләгәндә, матди яктан кризис кичергән чагы булган, әлбәттә. Бу чакта ул дәүләт эшендә түгел иде кебек, театрларда яңа пьесалары да уйналмады. Бәлки, тегеләре «тузгандыр», яңалары язылмагандыр, ягъни килере көндәлек матбугаттагы сирәк-мирәк басылган мәкаләләре өчен генә тигән. Алары да онытылганда бер күренде. Ә югыйсә Гамир абыйның журналистлык каләме ару-талуны белмәгән чакларын болай искә алалар иде.
– Гамир бер районга бер көнгә барып кайтса, кимендә ун зур мәкалә яки