Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 35

Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин

Скачать книгу

тиражы миллионнан узса да, татарчасы моның уннан бер өлеше генә иде шул. Салих абый моның сәбәбен миннән яхшырак белә иде, әлбәттә, әмма ул милли мәсьәлә буенча сүз кузгатуның уңайлы җаен сизгер тотып алды. Шулай да аның бу җыелыштагы соравына – мине төп башына утыртуына без әйләнеп кайтмадык, без моны белмәдек.

      Ә Салих абый милләтне саклауда, аны башка халыкларга олы итеп танытуда хөрмәтле бәяләнергә тиешле хезмәт башкарды. Аның иҗаты шуны раслый. Мисал китерик. Таләпчән А. Т. Твардовский баш редактор чакта Салих абый Батталның «Олы юл буйлап» («Газзә») шигъри повесте «Новый мир» журналында 1953 елда басылды. Бер генә татар шагыйренең дә шундый күләмле әсәре әлеге мәртәбәле журналда чыкканы юк бугай. Хәтерем ялгышса, гафу.

      Милли мәсьәләдә Салих абыйның көчле позициясе халыкның киләчәге, ягъни язмышы хакында туктаусыз һәм ихластан борчылуыннан иде. Шуңа күрә ул бу көрәш мәйданында бил бирмәс батыр булды. Өстәвенә аның шәхси тормышында милли фаҗига авыр яра калдырган икән.

      …Туксанынчы елда мин Язучылар берлеге идарәсе аппаратында вакытлыча эшләп алдым. Идарә рәисе Ринат Мөхәммәдиев миңа Салих абый Батталның бер әсәре турында фикер әйтергә кушты. «Уяну» иде кулъязманың исеме, аның астына җәяләр эченә: «Автобиографик публицистик парчалар», – дип куелган. Әсәрдә нәсел мәсьәләсе күтәрелә һәм ул Салих абыйның үз тормышы, беренче гаиләсе хәлләренә нигезләнеп тасвирлана. Аның беренче хатыны рус кешесе булган, ә аларның уртак баласы кем? Һәм вакыйга-мәсьәлә үзәгендә шушы хәл куерынкы итеп күз алдына китерелә.

      Мин шигърилектә кайбер «түмгәк» ләрне (үзем аңлавымча; аннары публицистиканың классик шигырь калыбына сыеп бетмәвен дә онытмыйк) күрсәткәләдем, ахырдан болай дип яздым:

      «Тәкъдим

      Шагыйрьләр секциясендә яки идарә утырышында тикшерү кирәктер. Автор үзе үк идарәдән ярдәм сорый лабаса.

      Әсәрне идарә әгъзаларының укуы шарт. Бер иптәш (шагыйрь яки тәнкыйтьче) кыска гына кереш сүз әйтсә – әйбәт».

      Ләкин әсәр идарә утырышында да, шагыйрьләр секциясендә дә тикшерелмәде. Идарә тәкъдиме белән газетада яки журналда басылса, шәп буласы иде канә! Салих абый, минемчә, шуңа өмет итә иде, үзенең хаталарын һич тә яшермәгән иде ул әсәрендә. Без, Салих абый һәм мин, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадык, без әсәрне белмәдек. Ә бернәрсә безнең икебез өчен дә аермачык иде: мин Салих абыйның хаклы икәнлеген белә идем, Салих абый бу әсәрен минем тәкъдим белән генә бастырып чыгармаячакларын белә иде.

      Минем эш урыныма – «Чаян» журналы редакциясенә – бер килүендә әңгәмәбез сүзлекләргә барып җитте. Русча-татарча сүзлекләр арасында мин белгәннәреннән Ватан сугышына чаклы Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, М. Фазлуллин һәм Ф. Әмирхан төзеп чыгарганының камилрәк-төгәлрәк булуын һәм шуңа һич тә тиенә алмавымны әйттем һәм:

      – Сездә бармы бу сүзлек? – дип сорадым.

      – Бар! Бирәм мин аны сиңа!

      – Бер генә данәме ул сездә?

      – Бер генә.

      – Алайса,

Скачать книгу