Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 34

Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин

Скачать книгу

да белмәделәр алар.

      Ишекне һәрчак каерып ачып керде ул. Аскы иренен калынайтып, елмаеп исәнләшкәч, аның сүзләре гел диярлек бер үк булыр иде:

      – Әле ярый сез бастырасыз минем әсәрләрне!

      Һәм түш кесәсеннән кулъязмасын тартып чыгарыр иде, шактый ук таушалганнары да булгалый иде.

      «Чаян» журналында Салих абый Батталның шигырьләре баш редактор булып Рәшит Зәкиев эшли башлагач та еш басылды. Әлбәттә, кире борылганнары да, шигъри төзелеш нисбәтеннән төзәтелгәннәре булды, үзгәртү кирәклегенә ышандырырлык итеп әйтсәң, Салих абый һич тә карышмыйча киңәшне тота иде.

      Телефон шылтырады. Салих абый икән. Бу юлы миңа исемем белән эндәште дә (кайбер чакта фамилиям белән дә атый иде; күбәүләрнең миңа шулай ике төрле эндәшүләре аның да колагына кереп калгандыр, күрәсең) туп-турыдан:

      – …бер шешә коньяк җырларга җыена монда! – дип ярып салды. – Кил.

      Аптырашка төштем тәмам, Салих абыйдан моны ук һич тә көтмәгән идем. Авызны юешләтүдән теш кысып, ирен тешләп тыелучылардан түгел ләбаса мин, ләкин хәзер грамм да капмыйча җебедем, әй. Ахрысы, Салих абый шигырьләре басылуын билгеләмәкче була, дип шикләндем бугай мин – кешегә игътибарсыз җан, ә җиңелрәк әйткәндә, беркем турында да алдан ук начар уйларга ярамавы кагыйдәмне онытып җибәрдем.

      – Бара алмыйм, – дидем, бераз йомшартырга теләп: – Теләк юк, – дип өстәдем.

      Салих абый да кырт кисте:

      – Ярар, алайса. Үзең беләсең.

      Бу хәл турында да искә төшермәдек без, ягъни моны белмәдек. Әмма Нури абый Арсланов, Салих абыйның кунакка чакыруын кабул итмәвемне әйткәч, мине каты ук әрләде.

      – Тиле син! – диде ул туп-турыдан. – Беренчедән, олы башын кече итеп чакырган ул сине, моны онытмаска иде. Икенчедән, күп нәрсәдән-мәгълүматтан мәхрүм калгансың. Салих теләсә кайчан һәм теләсә кем белән эчми. Әңгәмә кешесе ул, тыныч-иркен мәҗлес кешесе. Әдәбиятка кагылышлы күпме нәрсә белеп кайта идең бит син!

      – Бер шешәне үзем дә кыстырып бара ала идем инде мин…

      – Соң шул инде!

      – Хата миндә, Нури абый.

      – Төзәтелми торган хата! Сине бүтән чакырмаячак ул. Хикмәт шешәдә түгел, энекәш, бәлки, Салих күңелен бушатырга теләгәндер дә синең белән гәпләшүне хуп күргәндер. Менә без, синең белән мин, дим, еш очрашабыз. Әңгәмәбез гел диярлек әдәбият турында бит. Салихка да аралашу, иҗат турында фикерләшү кирәк булгандыр. Коньяк шешәсе ачылмас та иде, бәлки…

      Хәзер, электәге вакыйгалардан-хәлләрдән еракка китеп карагач, күп нәрсәне бөтенләй бүтәнчә бәялисең. Салих абыйның әсәрләрен, үзен тотышын башкача бәяләү дә ихтыяҗ саналырга тиеш. Кайбер мисаллар.

      Татарстан язучылары съезды партия өлкә комитетының конференц-залында узды. Ямьсез корылтай иде ул, бер-береңә пычрак мулдан ташланды анда, Мәскәүдән килгән вәкил, «Дружба народов» журналының баш редакторы Сергей Баруздин съезд ахырындагы

Скачать книгу