Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 9
– Бик шәп! – дидем.
Болай хуплавымның хикмәте Фаилнең холкын инде шактый белүемнән иде. Аерылышмыйлар алар, яза торган хикәясенә минем мөнәсәбәтемне тикшереп карый хәйләкәр җан Фаил!
– Судсыз гына бүләбез әйберләрне!
– Шулай дөрес! Нигә булыр-булмас хәзинәгезне суд залына күтәреп барырга икән?
– Хатынга – диван, миңа – карават, хатынга – телевизор, миңа – радиола. Кадак-чүкеч – миңа, инә-җеп – хатынга. Чәйнек… – диде дә тукталып калды Фаил. Менә кайда төртелгән икән ул! – Чәйнек…
– Чәйне икегез дә яратасыз, кайсыгызга булыр икән соң чәйнек? Урталай бүлсәгез генә инде, ләкин тип-тигез итеп..
– Бүләбез!.. – дип атылып чыгып та китте Фаил.
Һәм «Аерылышу» исемле кечкенә генә хикәядә чәйнек бүленә. Шундый күпертүләр кергән көлке хикәянең ахыры матур: хикәя героеның малае һәм килене, оныгы кайтып төшә! Аерылышу онытыла. Ә бүленгән әйберләрнең яшь гаиләгә хаҗәте зур, бабай һәм әби булганнарга берсе өлешенә тигәннәре дә бик җитеп торыр, малай белән килен һәм дә онык өчен җаннарын бирергә дә әзер алар.
Юмор әсәрләре язуда Фаилнең кулы шомарып җиткәч, күп танышлары, дуслары аңа сюжет бирәләр иде. Язучы кешеләрнең болай эшләве Фаилнең бу сюжетны остарак «бөтерәчәге» н танудан иде.
Кышын балыкка бардым. Иртәгесен Фаил:
– Балык эләктеме? – дип каршылады.
Төрттереп әйтте, «тоттыңмы?» дими, «эләктеме?» ди бит, янәсе, балык тотуым минем осталыкка бәйле түгел, балык үзе теләсә генә эләгә миңа, ә балык, билгеле ки, үзе теләп эләкми, димәк, мин буш кул белән кайтканмын. Ләкин минем дә булдыксыз булып каласым килми. Балык тотмасаң да, балыкчы ялганын шыттырып (!) җибәрергә мөмкин ләбаса!
– Бер пот… – димен һәм, бүленеп торганнан соң: —…саф һава! – дип өстим. – Һәм синең өчен бер сюжет эләкте!
– Яле, яле! Әйбәт сюжетны тотсаң да ярый, үзе эләксә дә шәп!
…Матюшинога җиттек. Ашыга-ашыга, Идел өстенә таралыштык. Иртәнге якта балык әйбәт чиртүчән бит, күбрәк тотып калырга ниятлибез. Безнең үк машинада килгән бер юлдашыбыз – утыз яшь чамасыдыр аңа, җыйнак мыеклы, калын кара кашлы кеше – кармак салырга җыенмый кебек, биштәре һаман аркасында, боравын да көйләми. Минем янга да берничә тапкыр тукталып узды. Төштән соң тагын килде.
– Утырыгыз янәшә, чирткәләп тора бит, – дим.
– Тәмам җанымны кыйдыгыз! – дип, кинәт кызып китте автобуста килгән юлдашым. – Үзең тот балыгыңны, сиңа кирәк балык! Мин балык тотарга килмәдем. Кайсысы янына барсаң да, киңәш биреп тинтерәтәләр! Монда да тынычлык юк! Оста балыкчылар, имеш! Теләсәм, мин бер салуда мең тонна тотам!.. Бүген хатынның әнисе киләсе иде, шуңа күрә генә әче таңнан чыгып чаптым. Балыкка дип. Хәзер, өйгә кайтмыйча, караңгы төшкәнне көтәргә кирәк. Хатынның әнисе китеп эзе суынганчы…
Фаил «Балыкчы» исемле хикәясен