Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова страница 6

Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова

Скачать книгу

куйган юлларны күздән кичерде. Ике ел элек кенә педагогия институтының филология факультетын тәмамлап чыккан яшь педагог өчен искитәрлек яңалык юк иде анда. Әмма аларны ул әйтте бит, ул! Хатын-кызларның һәр буынына урын һәм роль биргәндә, дәүләтнең үз мәнфәгатен генә күздә тотуы турында бик дөрес әйтте ич! Бүгеннән Мәрзиянең тойгыларын биләп алган рәссам үткәннәргә дә, киләчәккә дә үзенчә карый…

      Май азагы көннәренең берсе үтеп бара. Кояш, баерга җыенып, аксыл-зәңгәр болытлар артында калды. Көн сүнәр тараф алсуланып тора башлады. Шул алсулык Мәрзиягә яңа көн тугандагы манзара булып тоелды.

      Хикмәтле бит ул кеше йөрәге дигәнең, кичне иртә итеп күрергә дә күп сорамый. Мондый минутларда, Такташ бабагыз әйтмешли, җенеснең канда уйнавы, нәселнең канда хәрәкәте, канның омтылышы… дулавы башлана.

      Яшь юкәләргә дә һичкайчан булмаганча сөеп карады Мәрзия. Алардагы сыек яшел яфракчыкларның һәркайсын аерым-аерым сөясе килде.

      Азрак тынычланган төсле булгач, эскәмиядән салмак кына күтәрелде, киемнәренә туры китереп сайланган туфлиләренә карап куйды һәм вак адымнар белән үзләренең подъездына юнәлде. Дүртенче каттагы, үз фатирларына күтәрелде. Лифтка кереп тормады. Анда басып, ябылып торган секундлар аның җанында бөтерелгән якты хисләрне кыерсытырлар төсле тоелды.

      Әнисе Зөлхиҗә ханым кызындагы эчке бер януны шундук абайлады.

      – Берәр шатлыклы хәбәр алып кайттыңмы әллә, кызым? Җаның бәйрәм итә кебек күренә, – диде.

      – Шатлыгым шул: танылып баручы рәссам белән очрашу үткәрдек. Мидхәт Фәезханов дигән егет. Очрашу бик әйбәт үтте. Укучылар да, укытучылар да канәгать булды. Директорның да күңеле түгәрәкләнде, җиренә җиткереп оештырдың, рәхмәт, Мәрзия Фатыйховна, рәхмәт, сеңлем, – диде.

      – Ярар, бик әйбәт булган. Ахыры да хәерле булсын! Ашым әзер, юын да утыр.

      – Әлегә ашыйсым бер дә килми, әни. Бер чынаяк чәй генә эчәм дә…

      Шуннан ни эшлисен әйтмәде, ник дигәндә, үзе дә белми иде. Алай гынамы! Үзенең мондый хәлдә калуын да аңлый алмады. Унҗидедә чагы түгел лә инде! Егерме дүртен тутырып килә. Үз-үзенә икърар кыласы килмәсә дә, сазаган кызлар сафына күчеп баруын бик чамалый һәм шуңа күрә тымызык бер көенү белән көенә иде. Менә шундый чакта килеп чыкты бит әле Мидхәт дигән егет асылы…

      Мәрзия шәбәеп киткән уй-хыялларны тезгенләргә дә маташты. Йә, күрде ди ул Мидхәт Фәезханов дигән рәссамны. Ул иптәш аны өенә чаклы озата да килде, тәмләп сөйләште дә, ди. Янә күрешергә дә вәгъдәләштеләр, ди. Шуннан? Мәрзиянең еракка китәрдәй план-исәп корырга җирлеге бармы соң әле?! Рәссам егет үзе Мәрзияне якын да итте, ди. Улы дип сулыш алмаган Тәгъзимә ханым нинди күз белән карар бит әле?! Баласын дөнья тоткасына чутлаган аналар еш кына яшьләрнең юлына таш булып ятмыйлармыни?!

      Шундый уйлар зилзиләсе эчендә ул үзенең ятагы һәм эш өстәле торган икенче бүлмәгә узды, артыннан ишекне ябып ук куйды. Электр төймәсенә басты. Люстра гөлт итеп кабынды, хәтта Мәрзиянең күзләре чагылып алгандай булды. Шул җәһәттән ул кинәт башын селкеп куйды, әйтерсең лә шик-шөбһәле ябышкак

Скачать книгу