Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова страница 9

Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова

Скачать книгу

кагышлары белән генә аңлашып, Мидхәт белән Айсылу шәрабны тагын эчтеләр. Авыл чибәре рюмкаларның өченчесеннән дә, дүртенчесеннән дә баш тартмады. Шәраб гайрәте каныннан башына күчкәч, Мәрзиягә дәгъва белдерүдән дә тайчанмады.

      – Ялесәнә инде, Мәрзия, елына бер килгән Сабан туе хакына бер йотым кызыл капмаска! Изгеләрдән булып утырмыйксана!..

      – Эчкәнем юк, Айсылу, гафу итегез. Миңа игътибар бирмәгез, мин бик шәпләп чәйлим менә…

      «Эчкәнем юк» дип тәкрарларга мәҗбүр итә бит бу сылу. Теленнән шул сүз чыккан саен, Мәрзиянең бәгыренә кан сава. Эчкәне бар шул аның, бар. Исереп бәлагә тарыганы бар. Хәзер менә алдашу газабыннан каны агулана…

      Башына китеп алган Айсылуның җырлыйсы килә башлады.

      – Бер җырлап биримме үзегезгә? – дип сүз куертты ул. – Мин артист түгел, ну, бәйрәм чәендә бер җырлыйсым килә.

      – Бик хуп! – Моны Мидхәт әйтте.

      – Ярый, ярый, – диештеләр өлкәннәр.

      – Җырлагыз соң… – Мәрзия дә куәт өстәде.

      Айсылу чөеп мактарлык та, салып ташларлык та түгел тавышы белән җыр башлады:

      Сахраларда ялгыз йөргән чакта

      Яратам мин чәчәк исләрен.

      Бүләк итәм, бәгърем,

      Ал, тартынма, ал син

      Яшьлегемнең кайнар хисләрен…

      Мәгълүм җырның өч куплетын да җырлап чыкты ул, өстәл тирәсендәгеләр аны хупладылар.

      – Юк, баян уйнап торучы булмагач, не то… – Айсылу нигәдер аклану эзли иде. – Авылда булса, Ислам баянына кушылып, бүтәнчәрәк әйттереп була моны. – Аннары ул Мәрзиянең җырлавын сорый башлады. Үтенү генә түгел иде бу, бугазга басып даулау иде. Мәрзия Айсылудан котылу юлын чамалады һәм торып басты.

      – Җырлап карыйм соң, алай бик сорагач, – диде ул һәм «Рәйхан» ны сузып җибәрде.

      Укытучының җырлавын чын-чынлап яраттылар.

      – Һай, рәхмәт! – диде Хакимә.

      – Булдырдың, Мәрзия! Тавышыңа күз тимәсен, балакаем! – Монысын Тәгъзимә әйтте һәм шундук улына караш ташлады. Мидхәт ихластан рәхәтлек кичерә иде.

      Айсылу бер сүз дә эндәшмәде.

      Тәгъзимә күңелен исә шундук гаҗәп бер чуарлык басып алырга өлгерде. «Сандугач булып сайравы үзе бер хәзинә инде, әйтерең бармы?! – дип фикер йөртте ул. – Кеше хозурында нинди күркәмлек! Тик… тик мондый сандугачларга күз атучылары да табылып торучан бит аның. Менә шул ягы балам өчен бәлагә әйләнмәсме? Хатын-кызның һәр адымын, һәр шөгылен каравыллап бетерә аласыңмыни?! Баласын иренә тоттырып, концертларга юырта башласа ни диярсең?.. Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, уйлап кына бактым. Шайтан вәсвәсәседер, Ходаем. Бер гөнаһсыз кыз бала хакында ниләр уйлап утырам, өстемә язык алам түгелме? Тәүбә, тәүбә…»

      Иртәгесен җөмһүрият башкаласы Сабан туена бер төркем булып чыктылар: Тәгъзимә, булачак кодагый Зөлхиҗә, Хакимә, Айсылу, Мәрзия белән Мидхәт. Күңелләре булып, арып-талып кайттылар. Кәефләре бәйрәмчә иде…

* * *

      Июльнең береннән Мәрзия җәйге ялга чыкты. Укытучы

Скачать книгу