Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова страница 10

Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова

Скачать книгу

каршысында басып, иңнәренә кул очлары белән орынып торган егетне, сизелер-сизелмәс кенә тартып, янәшәсенә утыртты һәм, аның колагына якын ук килеп, сүзен дәвам итте:

      – Мин – гыйффәт җуйган кыз, Мидхәт. Моны сер иткән булып синең язмышыңны ботарлыйсым килми…

      Егет шул мизгелдә дертләп китте һәм, үзенә хисап бирмәстән, Мәрзиядән читкәрәк шуышып утырды. Тик шундук күз ачып йомганчы якынлашты, шулай ук исәп-хисап биреп тормыйча, Мәрзияне кочаклап алды. Әйтерсең лә, мондый хәбәр әйткән өчен, кызларны назлап-кочып мактыйлар!

      Кочаклавы аңлап түгел иде. Ул, Мәрзиядән шул җөмләне ишеткәч, акылыннан ычкынган хәлдә калды. Билгеле инде, замана кызларының гыйффәтсезләре байтак икәнен ул белә иде, тик Мәрзиянең дә шул язмышка дучарлыгын уена да китерергә теләми, теләсә дә булдыра алмый иде. Һәм менә сиңа мә! Юкәдә икән чикләвек!..

      Мидхәт телсез калды, өнсез утырды. Шул рәвешле күпме вакыт узгандыр, Мәрзиягә ул минутлар мәңгелеккә тиң тоелды. Егет мәхәббәт күбәләген кочагыннан җибәрде, күкрәк читлегенең эчкәресеннән алып тирән, бик тирән итеп сулады да сөйгәне көтмәгән сорауны бирде:

      – Бу хакта тагын кем белә?

      – Дөньяда ике генә кеше – мин дә ул. Хәзер менә син беләсең.

      Мидхәт тавышында ярсыну чагылып китте:

      – Аның кемлеген сорар дип уйлыйсыңмы?

      – Сорамасаң да сөйлим. Эчемдә гомерлек яра, ачуташ булып калмасын.

      – Көчләмәгәндер ич? – Сорау үтергеч иде.

      Мәрзия мондый мыскылга чыдарга тиешлеген аңлап сөйләде:

      – Ничек аңлатсам, иң хагын төшендерермен икән? Юк, көчләмәде. Алдашасым да, аны гына гаепле итәсем дә килми. Ул – мин хәзер укыта торган мәктәбебездә укыган егет. Хәрби училище тәмамлап, лейтенант булып ялга кайтты. Мәктәптә үзешчән сәнгатьтә бергә кайнаша идек. Шуннан яхшы таныш. Мине үзләренең Васильеводан ерак түгел генә бакчаларына алып китте. Кунак итте, сыйландык. Гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр исерүем шунда булды. Нәтиҗәсе… мәңгелек үкенеч, кабергәчә җәза, ирең була калса да, гомерлек кимсенү тоеп көн итү…

      – Хәзер дә элемтәгез бармы?

      – Бернинди бәйләнешем дә юк. Шул көннән соң минем аны күргәнем дә булмады. Ул минем белән булган хәлен әллә бик гадәти санады, әллә акылына килеп, бик каты куркып калды, ләм-мим эндәшкәне булмады. Җиде еллап гомер үткән бит инде… Мин үз эчемә бикләндем. Якты дөньяның нуры калмады минем өчен. Яшәргә хокукымны югалткан бәндәгә чутлап йөрдем үземне. Мәхәббәтсез шундый гамәл кылганыма үз-үземнән җирәндем. Ир-атлардан уттан качкандай читләшүчән булып калдым. Һични белмәгән хатын-кыз танышларым: «Син нигә бу тикле йомык? Бик астыртын, мәкерле җанмы соң әллә син?» – диләр иде. Дөньяга шәрран ярыр, сөрән салыр хәлмени? Тешемне кысып, иренемне чәйнәп түздем, җан асрадым. Кияүгә чыгуны уема да китермәдем. Быел менә, сине очраткач, җаным язгы ташудай актарылды-айкалды. Азагы имин очланыр дип ышанмасам да, сиңа гашыйк булдым. Синең белән якын дуслыкта үткән

Скачать книгу