Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова страница 7

Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова

Скачать книгу

Юк, Мәрзиягә акчарлаклар горурлыгы турындагы хыялыннан чигенергә иде, бизәргә дә ярамый!..

      Кунаклар тыйнак булып чыктылар, чәй янында хуҗаның күңеле булсынга гына утырдылар да остаханәне, картиналарны карарга керештеләр. Сүзнең кендеге, мәгълүм инде, «Атылган мәхәббәт» иде.

      Көн сүрелгәч, остаханәдән китәргә торганда, күпне белергә теләүче егет Мидхәткә соңгы соравын бирде:

      – Бу картинагыздан соң ниләр ясарга уйлыйсыз, Мидхәт абый?

      Рәссам гадәтенчә елмаеп кына сөйләп китте:

      – Планнар бар инде ул, энем. Ап-ачык калыплана башлаганы, әлегә шартлы исем белән атасак, «Гражданин солдат» дигән картина булырдыр кебек. Диптих, бер мәгънә белән береккән ике картина… Күпме вакыт кирәк булыр аңа, бүген әйтүе кыен. Бөек Ватан сугышы башлануның җитмеш биш еллыгына өлгертергә кирәк иде аны. Алда берничә ел вакыт бар әле…

      Мәрзия укучысының шултикле кызыксынуына сөенде дә, борчылды да. Борчылуы үзенең битараф тамашачы булып калуыннан иде. Шул бичаралыктан котылырга талпынып, сорап куярга булды:

      – Ул картиналарында рәссам безгә ниләр әйтергә җыена инде?

      Мидхәт гүя бу сөальне бик көтә иде. Кинәнеп сөйләргә кереште:

      – Беренче картинада – разведчиклар ялда. Алар сугышчан заданиедән кайтканнар. Юллары уңган, күрәсең. Кәефләре әйбәт. Үзәктә төп персонажым – сержант, татар егете. Аның аша, коралдашлары аша мондый фикер уздырмакчы булам: сугышта безнең кешеләр үзләрен чын мәгънәсендә гражданин итеп тойганнар. Ватан язмышы үз кулларында икәнен тирәнтен аңлаганнар.

      Үзгәртеп кору дигәнебез гражданлык хисләрен янә уяткан, көчәйткән кебек иде. Хәзер инде бу тойгы кимеп, югалып бара. Кемнәрдер халыкны тагын чатка бастырырга итә, битарафлыкка этәрә, тормышның зур агымыннан читкә куа. Икенче картинада картайган сержант-ветеран тасвирланачак. Ул сугышта төшкән фотосурәтен тотып уйга талган. Карашында «Шушы көннәргә калыр өчен кан койдыкмыни соң без? Җиңелгән илләр безгә караганда йөз тапкыр яхшырак яшиләр ләбаса!» дигән мәгънә.

      Һәммәсенә моңсу, күңелсез булып кала. Шулай да, саубуллашканда, йөзләренә елмаю әйләнеп кайткан иде…

      Мидхәт белән Мәрзия еш очраштылар, сынаулы-сак карашлар үз кешеләрчә мөнәсәбәткә күчә барды, «сез» дип түгел, «син» дип сөйләшергә килештеләр.

      Егет Мәрзияне үзенең әнисе белән таныштыру җаен да тапты. Мәскәүдән гастрольгә килгән атаклы җырчы концертына өчесенә дә билет алып кайтты.

      Турысын гына әйткәндә, Тәгъзимә ханым даны илгә таралган җырчы дип егылып китүчеләрдән түгел иде. Югары сәнгать белән эшче хатын арасында шактый ара барлыгын икърар итми хәл юк. Әмма ул бу концертка бик теләп барды. Өстенә ниләр кияргә дигәндә дә, улы әйткәннәргә күнеп, риза булып торды, җаны тарсынмады. Ни генә димә, кыз карарга баруы иде лә! Бик ихтимал, улының күзе төшкән, күңеле яткан шул кыз бала килене булып куяр. Боерган булса, Мидхәт шуның белән гаилә корып җибәрер.

      Тәгъзимә

Скачать книгу