Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова страница 11

Ялгыз таган - Дания Гайнутдинова

Скачать книгу

Мәрзия өчен гомергә сер-табышмак булып каласы… Икесе дә тораташтай катып калганнар иде. Берсе – аягүрә, икенчесе – утырган килеш. Кымшанмадылар да. Төн суыгы үтә башлады тәннәренә. Аны да искәрмәгәндәй тордылар. Аннары… аннары гына Мидхәт:

      – Иртәгә унда. Син өстеңә беркөн теге егет белән остаханәгә килгәндәгечә аклыдан киен, яме?! – диде.

      Мәрзия өчен, төн уртасы якынлашканда, кояш чыкты. Соң чиккә җитеп киерелгән җәядән ычкынган ук сыман иде ул. Сикереп торды, үрелеп, Мидхәтнең муеныннан кочаклады, тәүге тапкыр үзе башлап үбеп алды, аннары егетнең кочагына эләкте…

      …Мидхәт нишләгәндер, Мәрзия таңны йокысыз аттырды. Утны бер кабызды, бер сүндерде. Балконга чыгып басып торды. Шәһәр чагыштырмача тыныч иде. Хәрәкәт монда, гомумән, сүнеп-тынып тора алмый. Әнә икмәк заводыннан «Икмәк» дип язылган автофургон чыга. Ул да түгел, түбәсендәге утларын балкытып, «ашыгыч ярдәм» машинасы бире якка үтте. Аннары озак та тормады, полиция патруль машинасы выжлап узып китте.

      Әнисе изрәп йоклый иде. Мәрзия, әнисен борчымаска дип, аяк очларына гына басып, бүлмәсенә узды, язу өстәленә терсәкләрен кадап, ике учы белән башын тотты. Бер минутта аның шатланасы, җырлыйсы, хәтта биеп китәсе килә, ләкин ул да булмый, бик ямансу булып кала һәм күзләрен яшь пәрдәсе каплый, тамагына кайнар төер утыра иде. Тормыш юлындагы борылышлар шунсыз гына үтмидер дә шул инде. Ул әнисенә Мидхәтнең язылышу хакындагы тәкъдимен ирештергән иде. Шуны көткән, шуның чынга ашасына шикләнмәгән ана бу хәбәрне табигый кабул итте һәм үзенең риза-бәхиллеген, хәер-фатихасын бирде. Загска китәр алдыннан, үз әнисеннән хәер-дога алган Мидхәт Зөлхиҗә апасының да ризалыгын алып чыгачак. Тәгъзимә улын гына хәерле сәгатьтә дип озатып калса, Зөлхиҗә ханым кызын да, тиз көндә кияве булачак егетне дә озатып җибәрергә тиеш. Бу чамадагысы – мәсьәләнең йола ягы. Шунсыз ярамый, шартын китерергә кирәк. Асылда, хәлләрнең үрелешен бик сизгер күзәтеп торган аналар – булачак кодагыйлар – туй хәстәрен күрә башлаганнар иде инде. Аларның берсе дә сынатырга теләми иде. Икесе дә төпчек балаларын башлы-күзле итәләр бит. Саранланып торыр хәл юк, туй чыгымнарын күздә тотып, Тәгъзимә дә, Зөлхиҗә дә көтелмәгән хәлләргә мая булып торсын әле дигән суммаларын кузгатасы иттеләр. Тегесен карыйсы бар, бусын җитеш итәсе. Туй аркасында тун тегелә, дип әйткәннәр борынгылар.

      Мәрзия дә әнисенең акрын-тыныч кына хәстәрен күреп йөргәнен сизә һәм шик-шөбһә, икеләнү аралаш шуңа нык бәргәләнә дә иде. Ник дигәндә, Мидхәт белән әле үтеп кенә бара торган төнге сөйләшүгә тикле ул газиз кешесенә өзеп кенә берни дә әйтә алмый иде ич.

      Әнисе, йокысыннан торып, иртәнге чәйне көйләп йөргәндә, Мәрзия тагын бер үтенечен җиткерде:

      – Әни, без бүген загска никахлашу турында гариза илтергә булдык, тиздән безгә Мидхәт килер, тагын бер кат риза-бәхиллегеңне әйтерсең инде.

      Билгеле нәрсә: бик матур итеп дуслашып йөрүләре күз алдында булды. Әллә ни гомер үтмәсә дә, Мидхәткә дә тиз ияләштеләр. Өйләнешерләрме

Скачать книгу