Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 4

Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев

Скачать книгу

әнисе Гайнелхәят – морза кызы. Чабаталы гына булса да, морза морза инде ул. Мужик түгел сиңа. Авылдан авылга йөреп көн күргән укытучы да түгел. Әтисенең күңелендә үзенең мужиклыгыннан, ягъни чыгышыннан, ниндидер бер кимсенү яши иде кебек. Ул үзе моны ачыктан-ачык күрсәтми, яшерергә тырыша иде. Гадәттән тыш тәкәбберлеге һәм кырыслыгы да шуннан түгел идеме икән әле…

      Юл йөрергә яратса да, кеше белән аралашырга, уртак тел табарга оста булса да, Хәйдәргали агай хатын ягыннан туганнары булган морзалар белән аралашырга, алыш-биреш итәргә өнәмәде. Әнисе туып үскән Тукай авылына бер барып кайту Мирсәет өчен һәрчак авыр эш, гаилә низагына әверелә торган иде. Шул нигездә ир белән хатын арасында үпкәләшү дә булмады түгел. Мәҗбүр булганда да, әтисе сукрана-сукрана һәм теләр-теләмәс кенә чыгар иде юлга. Ярлы булса да, башкалар алдында ким-хур күренергә теләми – горур.

      Ә әнисенең ирен дә, балаларын да үз нәсел-нәсәбәтенә якынрак итәсе, алар белән ешрак аралаштырасы килә. Шуңа, җәй җиттеме, үзенең туган-үскән якларына атлыгып тора иде ана. Әтиләренә сүзе үтмәгәч, шул тәкъдимен әнисе Мирсәет аша һәм аның апалары аша әйттерергә омтыла иде.

      Мөгаллимлек итеп көн күрүдән гаҗиз булып, Кырмыскалыга яңа кайтып баш орган еллары иде бугай. Мирсәеткә ун-унике яшьләр чамасы булгандыр. Җәйге матур көннәрнең берсендә әтиләрен күндерә алмый гаҗизләнгән әнисе аны, туган-тумача балалары белән аралаштырасы килеп, Тукай авылындагы морза бабаларына илтеп кайтты.

      Ямаулы булса да, чиста ыштан, ак күлмәк һәм өр-яңа түбәтәй киеп барды Мирсәет. Ул анда атна-ун көн чамасы кунак булып кайтырга тиеш иде бугай.

      Тукай авылы Уфа белән Эстәрлетамак арасында урнашкан. Әмма ул олы юл өстендә түгел. Ишле дип аталган авылдан борылып, беркадәр эчкә керәсе бар. Зур, урман суга бай, ямьле авыл ул.

      Авылның әле тагын бер хикмәте бар: аның янәшәсеннән, борылып-борылып, кулың тигерсәң өшетеп алырлык салкын сулы инеш ага. Авыл шул инешнең бер ягына урнашкан, ә каршы яктагы калкулык өстендә, бурап эшләнгән ике дәү йортта, морзалар – Чанышевлар яши. Шуңа күрәдер Тукай авылында яшәүчеләр генә түгел, бөтен тирә-юньдә инеш аръягындагы әлеге калкулыкны Тау башы авылы дип тә йөртә торганнар иде.

      Утарга туган-тумача төрле яклардан җыела иде. Бала-чаганың исә биредә хисабы-саны юк. Малайлар монда ак чалбар, погонлы күлмәкләр киеп кенә йөри. Билләрендә каеш, төймәләренә кадәр тимердән. Яшел чирәм өстеннән вак-вак атлап, муеннарын текә тотып йөрүләре! Яланаяк йөрүнең ни икәнлеген дә белмиләр! Кызларын исә күбәләккә охшатып киендергәннәр. Башларында энҗе-мәрҗән сипкән калфак. Чәчләрендә аллы-гөлле тасма дисеңме, күлмәк итәкләре гармун күрегеннән болайрак. Мирсәетләр авылында әҗәл даруы итеп эзләсәң дә табып булмый торгандыр андый киемне. Кайларда гына булмаган да, ниләр генә күрмәгән бу малай-кызлар. Белмәгән нәрсәләре юк, укыган җирләре дә – кадет мәктәбе йә гимназия. Шундый мәктәпләрдә укысаң икән ул. Телләрендә Казан да Мәскәү генә, Оренбург та Уфа… Әллә нигә бер, килешле генә итеп, Мирсәеткә аңлашылмый торган урыс сүзләре кыстырып җибәрүләрен әйтәсеңме…

      Берзаман

Скачать книгу