Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 8

– Кем өчен күчерәсең аларны?
Малай яман тешләк, һаман дәшми.
– Моның өчен нәрсә булачагын беләсеңме соң син? – дип сорый әти кеше, ниһаять.
– Беләм, – дип җавап кайтара Мирсәет. – Патшага каршы баш күтәргән өчен, сөргенгә сөрәләр яисә асып куялар.
Тетрәнеп куя Хәйдәргали агай.
– Шуны белә торып күчерәсеңме?
– Әйе, – ди малай, җәлт кенә борынын тартып. Зәңгәр күзләре ялт-йолт як-якка карангалап ала.
Гәүдәсен турайта төшеп, кабатлап сорый әти кеше:
– Кем бирде бу кәгазьләрне? Кем өчен күчерәсең, әйтәсеңме-юкмы, малай актыгы?!
– Юк, әйтмим, сорама да, әйтмим дә.
Шунда, бер карарга килеп, бөтен бала-чага җыелып чәйләп утырган табын янына атлый Хәйдәргали агай һәм өлкән кызларына дәшә:
– Сәрвәр… Суфия кызым, кайсыгыз бар анда?.. Керегез әле.
Сәрвәр белән Суфия бүлмәгә йөгереп керәләр.
– Нәрсә, әти?.. Ни йомышың бар, әтием?
– Барыгыз әле, берегез, җәлт итеп, Нуриәхмәт хәзрәтне чакырып килегез… Син бар, Суфия кызым, синең аяк җиңел була торган иде.
– Әти, – дип, җан авазы белән тавыш бирә шунда моңарчы шым гына почмакта утыруын дәвам иткән Мирсәет. Әтисенең нәрсә ниятләгәнен яхшы аңлый, чөнки, Нуриәхмәт хәзрәт дигәчтен дә, эсселе-суыклы булып китте – яхшыга түгел бу. – Әти, чакыра күрмә хәзрәтне… Ул белми. Бу хакта белми ул.
Мирсәетнең ай-ваена караудан узган иде инде Хәйдәргали агай. «Нәрсә булды, ипле генә яшәп яткан җирдән нәрсә килеп чыкты соң әле», – дип, шомланып килеп кергән әниләре дә улына ярдәм итә алмады.
– Суфия… – дип кабатлады аталары, атларга да, атламаска да белмичә онытылып, янында калган кызына. – Бар, дидем: бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын. Әти көтә, диген. Арасы булса, хәзер үк килсен. Ишеттеңме?!
Суфия җилкәсенә бишмәтен элеп чыгып йөгерүгә, әнисе, он алып кереп, коймак тугларга кереште. Энеләре-сеңелләре, әтиләреннән яшереп кенә, Мирсәетне кызганырга, сорaштырырга керештеләр.
– Нәрсә булды, абый?.. Нәрсә булды? – диештеләр. Кичләр буе үзе чыгарган әкият сөйләгән өчен микән, аны бик яраталар иде.
Нуриәхмәт мулла, көттерә төшеп, ут алгач кына, килер ара тапты. Таягына таянып, ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра, түбән очтан менеп килүен иң элек Мирсәет күреп алды. Кәгазьләрен абзарга чыгарып яшергән иде яшерүен, шулай да җаны тыныч түгел. Әтисе нәрсә ният иткән, ничегрәк сөйләшергә җыена – ул кадәресе билгеле түгел иде бит әле аңарга.
Мулла кешегә хөрмәт зур иде алар өендә. Хәйдәргали ага Нуриәхмәт хәзрәтне болдырга ук чыгып, ике кулын сузып каршы алды. Өс-башын салырга булышкач, сәкегә утырып дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр. Аннан йорт хуҗасы, өйдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, үзенең хәзрәт белән бик җитди мәсьәлә буенча киңәшәсе барлыгын игълан кылды. «Без түр бүлмәгә узабыз, ишек ябык торсын, кереп-чыгып йөрмәгез», – дигән сүз иде бу.
– Ярар,