Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 10
Мирсәетнең күңеленә янә шом йөгерде. Нигә шулай төпченә, нигә үҗәтләнә инде аның әтисе, хәзрәтнең әйткәннәре белән генә килешсә ни була торгандыр…
Картның әллә ни исе китмәде бугай бу юлы. Әллә сер бирергә теләмәве иде, өздереп әйтте дә куйды:
– Хакиме ни дә, патшасы ни, шул бер үк нәрсә, ике чабата – бер кием инде ул, Хәйдәргали. Патша да хакимлек итә. Үз халкын рәнҗетә икән, аны төшерү мөмкин диелгән. Китап каршы килми моңарга.
– Анда бит «явыз булса, халыкны рәнҗетсә» диелгән, Нуриәхмәт абзый. Әле аның явыз булу-булмавын, рәнҗеткәнме-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәктер бит әүвәл?..
– Ул кадәресен инде китап түгел, халык үзе ачыкларга тиеш, – диде хәзрәт, ике уйлап тормый гына. Үзенең шундый сорауларга җавап табып, Хәйдәргалине тынычландыруына куанып та алды бугай ул. Ә бераздан уйлана төшеп дәвам итте. – Аннан шунысы да бар бит әле, Хәйдәргали: патша мөселман түгел, артык хафаланма. Гөнаһысы зур булмас!.. Нәрсә, урыс патшасы безне бөтенләй дә рәнҗетми дип әйтергә җыенмый торгансыңдыр бит?!
Мирсәетнең әтисе шунда бөтенләй үзгәреп, ачылып китте.
– Анысы шулай, Нуриәхмәт абзый, безнең татарга көн күрсәтмиләр инде. Хак анысы… Елга янында яшәргә ярамасын, олы юлга якын яшәргә ярамасын, үз ана телендә гәҗит чыгарырга ярамасын – нинди тормыш була инде ул…
– Хак сөйлисең, Хәйдәргали. Хак сүз сөйлисең. Хак сүз, – дип, җөпләп утырырга гына калды хәзрәткә. – Безләр өчен гомер кичерү – сират күпере кичүгә тиң бит ул.
Тормышның авырлыгыннан байтак зарланды Хәйдәргали. Әтисенең шул рәвешле чишелеп киткәнен бу көнгәчә күргәне юк иде әле Мирсәетнең дә. Тик шулай да, бераздан әүвәлге хафаларына әйләнеп кайтып, кисәтергә кирәк тапты:
– Шулай да, Нуриәхмәт абзый, сакланганны саклармын дигән бит Алла да! Бу эшне туктатырга кирәк булыр. Бала-чаганы андый вәсвәсәдән ераграк тотканың хәерле. Каш ясыйм дип, күз чыгармаек…
– Саграк булганың хәерле, дөрес, анысы, – дип эләктереп алды хәзрәт тә. – Мәхмүтне мин кисәтермен. Әмма китап бу хакта балаларга сөйләүне тыймый, артык хафаланма, Хәйдәргали энем.
Әңгәмәнең тәмамланып килүен чамалаган Мирсәет чаршау артында качып торган җиреннән сак кына чыгып бара иде, шулчак аны әтисенең калын тавышы туктатты.
– Качма, улым, кил әле монда, кер, – диде ул.
Күрәсең, улының такта артында торуын сизенгән булгандыр.
Яшен суккандай булды малайга, әмма буйсынмый чарасы юк, – бераз икеләнеп торгач, әтисенең каршысына кереп басарга мәҗбүр булды. Җәзаның иң катысына әзер иде ул.
Аңарга түгел, хәзрәткә мөрәҗәгать итте әтисе:
– Йә хәзрәт, син өлкән кеше, шул рәвешле качып-
посып олылар сүзен тыңлап йөрүчегә нинди җәза бирәбез?..
Хәзрәтнең җавабы бу очрак өчен дә әзер икән.
– Өлкәннәр сөйләшкәндә