Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев страница 13

Сират күпере / Мост над адом - Ринат Мухаммадиев

Скачать книгу

Казанга!» дип, бер-берсенә карангалап хәйран калулар китте өстәл әйләнәсендә. Ышанырга-ышанмаска белми иде һәммәсе. Кырмыскалы авылында яланаяк йөгереп йөргән малай тотсын да Казан кадәр Казанга чыгып китсен әле. Ул бит Уфа гына түгел, әллә кая, кошлар очып җитә алмаслык ерак җирләрдә булса кирәк…

      «Казан!» дигәнне ишеткәч тә, башы әйләнеп киткәндәй булды Мирсәетнең. Ишетеп кенә белә иде ич моңарчы. Хыялында зур мәгърифәт, гыйлем диңгезе итеп күз алдына китерә иде ул Казанны. Төрле-төрле гәҗит һәм журналлар чыга дип ишеткәне бар анда. Китаплар да шунда басыла икән. Хәтта тере язучылар да яши ди бит ул Казанда. Килсә килә икән бәхет дигәнең. Менә бит күк капусы ачылган диярсең!..

      – Соң, сәүдәгәр малае түгел ләбаса, Казан кадәр Казанга ничек барып җитсен дә ничек укырга керсен ул бала? – дип сукранырга керешкән әнисе генә эшне чак бутап ташламады. – Туганнарың бармы анда?! Таныш-белешең бармы?! Казанга барып җитәрлек акчаны кайдан җүнәтмәкче буласың?! Ул анда хәер сорашсынмы?! Җибәрмим баланы, беркая да җибәрмим үзен…

      «Әни» дип каршы чыгасы, торып бер-бер сүз әйтәсе, тынычландырасы килде үзен. Әмма ни әйтсен Мирсәет, аңлый иде ул барын да, әнисе биргән сорауларның берсе дә урынсыз түгел ич.

      Шулай да барасы килә Казанга… Барасы килә… Бер генә тапкыр булса да күрәсе иде шул Казанны… Их, ничек кенә аңлатырга соң боларны әнисенә.

      – Синнән сорамыйлар, – булды Хәйдәргалинең җавабы. – Иртәгә үк беренче олауга ияреп юлга чыгабыз. Кирәк-ярагы әзер булсын!

      Ишекне каты ябып, болдырга чыгып китте ата кеше. Бигрәк дорфа бәрелде инде. Мирсәетнең андый сүзләр ишеттерәсе килми иде әнисенә. Шундый инде аның әтисе – кызык та, усал да бераз. Ә үзе шул дәрәҗәдә тәвәккәл, әйбәт һәм кешелекле дә бер үк вакытта.

* * *

      Юлга чыгып дүрт тәүлек тә үтмәде – Казанның үзенә барып керделәр. Бөтен әйләнә-тирәгә данлыклы Татар укытучылар мәктәбенә имтихан тота башлады Мирсәет. Хәзерлеге яхшы булгандырмы, Казанда калу теләге чиксез зурлыктанмы, ул шундый тырышып укыган булып чыктымы, гимназияләрдән килгән бай малайларын да уздырып, йөзләгән кеше арасыннан бушлай уку хокукы бирә торган өч стипендиянең берсенә лаек дип табылды.

      Хәйдәргали агай да чиксез шатланды улы өчен. Хәтта шул шатлыгыннан, аерылышканда, кесәсендә калган соңгы көмеш берлекне Мирсәеткә чыгарып бирде. Ә үзе ачлы-туклы, ничек эләкте шулай кайтыр юлга чыкты. Самарадан Уралга кадәр аның хәтта атлар төялгән тимер юл вагонында качып кайтканлыгы мәгълүм булды соңрак…

* * *

      Шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә, унбиш яшьлек Мирсәет Солтангалиев, мәшһүр Казан каласына килеп, данлыклы Татар укытучылар мәктәбе укучысы булып куйды. Ипле һәм тыныч кына аквариумда йөзеп йөргән балыкны кинәт беркөн шаулап, актарылып аккан киң дәрьяга җибәргәнне күз алдына китерә аласызмы?.. Бу нәкъ менә шундый очрак иде инде. Анда сугыла Мирсәет, монда бәрелә – берьюлы барын колачлап алырга омтыла. Мәктәптәге һәммә түгәрәкләргә языла ул. Рус әдәбияты һәм тарих, социология һәм психологиядән махсус хезмәтләргә ябышып ята. Рус теле укытучысы Якимовтан урысчалатып матур һәм оста итеп

Скачать книгу