Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Хатыйп Миңнегулов страница 14

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Хатыйп Миңнегулов

Скачать книгу

халыкныкы булмасын, үзенә хас чагыштырмача тотрыклы сыйфатлар белән аерымлана. Шундыйларның иң күренеклеләре – төрләр һәм жанрлар. Аларда чынбарлыкны эстетик гәүдәләндерү тәҗрибәсе туплана, автор һәм укучы (тыңлаучы) арасындагы мөнәсәбәтләр формасы оеша, гамәлгә ашырыла. Төр һәм жанрлар – тарихи категория. Алар, чор, җәмгыять таләпләренә, ихтыяҗларына нисбәтән теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп тә торалар. Сирәгрәк кенә булса да, яңа жанрдагы әсәрләрнең тууы да мәгълүм. Тагын шунысын да искә төшерик: иҗат әһеле кануни дип исәпләнгән формаларга да билгеле бер күләмдә үзенең яңалыгын да өсти, өлешен дә кертә. Әмма гомумән алганда, мондый үзгәреш-новацияләр сүз сәнгатенең алтын баганалары булган, аның асылын тәшкил иткән кыйммәтләрне тәмам җимерми, юкка чыгармый, аларны бары тулыландыра, баета, камилләштерә генә. Билгеле булганча, төр һәм жанрларның асыл хасиятләрен, үзенчәлекләрен белү әдәбиятны уку, кабул итү, үзләштерү эшен җиңеләйтә, педагогик процессны тиешле ачкыч-чаралар ярдәмендә нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.

      Куаныч ки, төрләр һәм жанрлар дөнья, урыс, Шәрык, шулай ук татар фәнендә гыйльми-теоретик һәм методик яктан шактый өйрәнелгән. Белешмә характерындагы басмалар (энциклопедия, әдәбият сүзлекләре…) да бар. Без дә бу проблеманы яктырту юнәлешендә инде озак еллар эшләп киләбез. Безнең кандидатлык (1972) һәм докторлык (1991) диссертацияләренең, шулар нигезендә эшләнгән монографияләрнең дә зур өлеше [1; 2…]. Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар, Шәрык әдәбиятларындагы жанрларны гыйльми өйрәнүгә багышланган. 1988 елда дөнья күргән китапта Шәрык һәм татар әдәбиятларында кысалы кыйсса жанры махсус тикшерелә [3]. Шулай уку бу юллар авторының газәл, робагый, касыйдә, мәдхия, мәрсия, хикәят, кыйсса һ. б. бик күп жанрлар хакындагы язмалары бар. Алар төрле басмаларда, шул исәптән дәреслекләрдә, Татар, Тукай энциклопедияләрендә нәшер ителгән. Профессор А. Г. Әхмәдуллин редакциясендә дөнья күргән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндәге (1990) [4] 80 гә якын мәкалә безнең тарафтан язылган. Аларның күпчелеге жанр һәм аның төрләре хакында. Бу тематика буенча инде озак еллар дәвамында студентларга һәм мөгаллимнәргә лекцияләр дә укып киләм. Ә. М. Шәриповның «Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII–XII вв.)» язылган докторлык диссертациясенә һәм монографиясенә дә [5] безгә фәнни консультант һәм гыйльми мөхәррир буларак катнашырга туры килде. Шуңа күрә биредә без куелган проблема турындагы кайбер фикер-күзәтүләребезне артык таралмыйча, кыскача гына, белешмә рәвешендә генә бәян итәргә булдык. Төп игътибар Урта гасыр татар сүз сәнгатендәге әдәби формаларга биреләчәк.

I

      Мәгълүм ки, сүз сәнгате, нигездә, төп өч төргә аерыла: лирика, драма, эпос-эпик әсәрләр. Болар аеруча зур төркем ядкярләргә хас гомуми сыйфатларга карап бүленә. Лириканың үзәгендә уй-кичереш, хис-тойгы, эчке рухи дөнья, халәт. Бу төр әсәрләрдә лирик герой – лирик мин – мөһим роль уйный. Ул еш кына автор образы белән керешеп, кушылып та китә. Әмма шулай да аларны, галимнәр киңәшенчә, тәмам тәңгәл куярга ярамый. Сюжет-вакыйгалылык лирик төр өчен хас түгел. Ә менә бу сыйфат эпик әсәрләрнең төп асылын тәшкил итә. Биредә чагыштырмача объективлык, тышкы дөнья белән бәйләнеш көчле. Автор еш кына турыдан-туры түгел, ә образ-күренешләр, вакыйга-хәлләр ярдәмендә чыгыш ясый. Драма

Скачать книгу