Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди страница 21

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди

Скачать книгу

барсы килделәр анда,

      Бу сандыкны суга салдылар анда.

      Салып суга, барчасы булды хәйран,

      Олы-кече барча үкси елаудан.

      Ни кылсын Зөһрә җан, чарасыз булды,

      Көеп, аһ орып, йөзе сары булды.

      Кызына сарай салган иде солтан,

      Ничә карасаң, беленер һәрьяктан.

      Зөһрә чыкты сарай өстенә шуннан,

      Килде барча галәмнәрне тотып гамь.

      Кылыр сарай өстендә Зөһрә аһ-зар,

      Көйгәненчә аңы китеп, җан чыгар.

      Бу сарай өстендә упкын бар иде,

      Ни-кем төшсә, балыклар ашар иде.

      Күр, сандык бу чоңгыл эченә төште,

      Агып әйләнде, сарайга авышты.

      Сызланды Зөһрә: – Көйде шушы җаным,

      Аерылу утына көйде җаным.

      Күркәмлегең җәннәт бакчасы иде,

      Кавышу ширбәте тормышым иде.

      Кайда бер җан дәрте булган карендәш

      Һәм булыр иде ялгызлыкта юлдаш.

      Бу ялгызлыкта, и, хәлең ни булыр,

      Бу диңгездәге әхвалең ни булыр?

      ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ

      Ярым китте, дусларым, үзем зар калдым тилмереп,

      Мин бозылган хаста җан – авыру калдым тилмереп.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      1

      Ирәм (Ирәм бакчасы) – риваятьләргә караганда, гүзәл пәри затлар гына яши торган сихри бакча. Хәбәрләргә караганда, җәннәт әүвәле шушы Ирәм бакчасы булган. Җирдәге җәннәт шушы Ирәм бакчасы диючеләр дә бар.

      2

      Ил – «халык» мәгънәсенә дә ия.

      3

      Хур һәм гыйльман – җәннәттәге хезмәтче хур кызлары һәм гыйльман малайлары кебек булулары күздә тотыла.

      4

      Куырмач – кыздырылган, куырылган бодай.

      5

      Хаклы Халикъ – хаклы, бар кылучы Аллаһ.

      6

      Шаһ лачыны – «иң затлы лачындай егет» мәгънәсендә.

      7

      Бәдигыльҗамал хакында сүз бара, Сәйфелмөлекнең гыйшкы.

      8

      Борынгы әдәбиятта «шәраб эчү» дигәндә мәхәббәттән исерү күздә тотылган, ягъни сүз гыйшык шәрабы хакында бара.

      9

      Садыйк – дус, иптәш.

      10

      Ягъни аның сәламенә каршы җиргә маңгай терәп исәнләшергә тиешсең.

      11

      Сәгыйть, Сәйфелмөлек, Мәликә, Бәдигыльҗамал – XV йөз ахыры – XVI йөз башы шагыйре Мәҗлисинең дастанындагы мәхәббәт каһарманнары.

      12

      Исереп

Скачать книгу