Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди страница 4

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди

Скачать книгу

сүзе гарәптән, ә сүзләрнең үзара ярашулары фарсы грамматик кагыйдәсенә нигезләнгән булуга карамастан, барыбер дә төркинеке. Гарәп-фарсы-төрки ареалында барлыкка килгән. Бу исә әсәрнең шушы халыклар арасында тудырылуы хакында сөйләмиме?

      Татарларда Орион йолдызлыгын «Камыт йолдызлыгы» дип тә, «Хачи йолдызлыгы» дип тә, «Каек агачы йолдызлыгы» дип тә атап йөртәләр. «Хачи йолдызлыгы» булуының сәбәбе – хачка, ягъни тәрегә охшаш булуыннан. «Камыт йолдызлыгы» булуы – сабан сөргәндә үгез муенына кидертелә торган камытка тартым булуыннан. «Каек агачы йолдызлыгы» исә тарантасны җиккәндә урта тәртә тарткысы агачының шулай аталуыннан килеп чыккан. «Киек агачы» да, диләр. Имеш, өч туган, тарантаска атлар җигеп, җырлый-җырлый дөньяны әйләнергә чыккан икән. Славян халыклары бу йолдызлыкны «Сабан» исеме белән дә атаганнар, диләр. Ул Яңа ел алдыннан күренә башлый. Риваятьләренә күрә, күкләр катындагы илаһ Сварог алтын сабанын сандалга салып чыга һәм аны, эшләп бетергәч, кешеләргә бүләге буларак, җиргә иңдерәчәк.

      Шәрык йолдызчылары аңлатуынча, Орион йолдызлыгы тәрбиясендә Хазария (фарсыларда – Һәзәрия) мәмләкәте яши. Бу хакта ислам тарихчылары да хәбәрләр теркәп калдырган.

      Әгәр дә шушыларга таянып фикер йөртсәк, Хәзәр диңгезенең (Каспийның) төньягы, хәтта Төньяк Кавказ да Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге өлкәләр буларак күзалланган. Сүз уңаеннан, Идел-Урал-Себер – татарларның өлкәләре – йолдызчылар аңлатуынча, Ай тәрбиясендәге илләр санала.

      Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге төбәктән булганы өчен, Кылыч Сайяди үзенә аның белән бәйле тәхәллүс алган дип тә белдерергә мөмкинлек бар, димәк. Әмма моны нәкъ шулай, чын хакыйкать дип күзаллау өчен, авторның бу хакта әсәрендә ишарәсе булу шарт, ул аны белдерми калмаска тиеш иде. Әмма «Дастаны Бабахан»нан андый сүзләрне таба алмадык. Шулай да бу фаразны исәпкә кертергә ярый дип санарга кала.

      Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе бер нәрсәне аңларга ярдәм итә: автор үзенә күк җисеменә бәйле тәхәллүс алганга охшый. Әмма, ничек кенә булмасын, кеше үзенә генә түгел, башка берәүгә исемне сайлаганда да, аерым мәгънәгә, теләккә, өметкә, сәбәпкә нигезләнеп эш итә. Исем, атама, тәхәллүсләр башкача була алмый, хәтта нисби исемнәр дә шулай. Кылыч Сайяди да шушы мантыйкта эш итми калмаган.

      «Дастаны Бабахан» әсәре каһарманнарына игътибар итсәк, алар шулай ук күк җисемнәре исемнәрен йөртә. Зөһрә ‒ Венера (Чулпан, Таң) йолдызы, Маһым ‒ Ай (Тулган Ай). Ә Таһир? Саф, чиста, якты. Көн бирүче ‒ Кояш, әлбәттә. Кояшны Зөһрә йолдызы каршы ала, аны күреп кызара һәм сүнә. Кояш белән Ай һичбер вакытта да бергә була алмыйлар, хәтта Ай Кояшка карап торса да. Монысы ‒ Маһымның язмышы. Хәтта күк йөзендә дә хәлләр шундый.

      Ә калганнары кемнәр? Бабахан, Кара гарәп?.. Болар барысы да гади кешеләр генә кебекләр, әлбәттә. Алармы күк җисемнәре язмышына үзгәреш кертә алыр? Мөмкин хәл түгел!

      Һәм менә шагыйрь үзен дә «Дастаны Бабахан» каһарманнары янәшәсендә күк җисеменә бәйле тәхәллүс белән атый,

Скачать книгу