Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди страница 5

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди

Скачать книгу

әдәби әсәрләрне дә, аларның әдипләрен дә төркемлиләр. Берләрен, мәсәлән, мәгърифәтчелек реализмы вәкиле санасалар, икенчеләрен – романтикларга, өченчеләрен исә импрессионистларга һәм башкаларга кертәләр. Борынгы чорларга бәйле андый төркемләү тәртипләрен фән әлегә тудыра алмады. Моның сәбәбе әдәбиятыбыз ядкярләрен һәм, гомумән, борынгы, Урта гасырлар әдәби әсәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәвеннән килә.

      Димәк, теге яки бу әсәрнең кайсы чорда язылганлыгын ачыклау өчен, аның төп үзенчәлеген билгеләргә һәм аларның тагын кайсы әсәрләрдә кабатлауын ачыкларга кирәк. Әгәр кайсыберләренең язылган еллары да ачык булса, калганнары да шул елларда язылган дигән сүз бу. Тенденция төсен алган һәр күренеш, мода сыман, билгеле бер чорларга гына хас. Кием-салымда да тенденцияләр кабатлана, әмма искеләр монда да бергә-бер искене яңартмый, алар бары тик иске мотивларга иярү генә. Үз чорында тудырылган әсәрнең төп үзенчәлеге яңа дәвердә мотив төсен генә алып кабатлана. Хикмәт – образлар системасында. Ә «Дастаны Бабахан»да образлар системасы төгәл эшләнелгән.

      Шулай итеп, Кылыч Сайяди әсәренең төп хикмәте – каһарманнарының исемнәре (һәм үзенеке дә) күк җисемнәренә бәйле аталуга барлык игътибарны юнәлтеп, аны хакыйкать итеп алсак, күк җисемнәре исемнәре һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре белән тәңгәл образлар системасы корып, каһарманнарын атап язылган әсәрләр тарихта тагын да булганмы һәм алар кайсы гасырда һәм елларда иҗат ителгән дигән мәсьәләне алга куеп эш итәргә, эзләнүләргә бирелергә кала. Бу – шактый күп вакытны һәм тырышлыкны сорый торган хезмәт.

      Йолдызларны өйрәнү, алар белән язмышларны бәйләү, тәкъдирне ачыклау кешелек дөньясында борынгы заманнардан яшәп һәм үстерелеп килә, ныклы нигезле ислам дине тәгълиматларында ул инкяр ителә. Ислам Шәрык дөньясы бары тик астрономия гыйлеме тарафыннан ачыкланган хакыйкый хәбәрләргә таянуны гына кабул иткән, анысы да бик шикләнеп, чикле рәвештә генә. Йолдызнамәләр төзетүгә бигрәк тә фарсылар һәм кыпчак-мәмлүкләр ихлас була. Бу мавыгу тарих китапларына гына түгел, әдәби әсәрләргә дә үтеп керә. Күк җисемнәренең исемнәре белән әдәби каһарманнарын атап, йолдызлар, планеталар мөнәсәбәтләрен шул каһарманнары язмышына күчереп, моны әдәби система дәрәҗәсенә җиткереп бөек әдәби әсәр язган шагыйрьләрнең берсе Гассар Тәбризи булган. Ул – зур гыйлем иясе, «Мәһрү-Мөштәри» дастанын иҗат итә. Әсәр 5120 куплет-бәеттән тора, 1376 елда тәмамланган, хәтта ул вакыйга сәфәр аеның 10 нчы көнендә иртәнге биштә икәнлеге дә фәнгә төгәл мәгълүм. Димәк, көне-сәгатенә кадәр билгеле. Дастан фарсы телендә. Аның эчтәлеге белән танышканда, «Дастаны Бабахан» белән уртак яклары да барлыгын ачыкларбыз. Әмма алар – икесе ике төрле әсәр.

      «Мәһрү-Мөштәри» дастанында сурәтләнгәнчә, Истәхр шәһәренең падишаһы – Шапур шаһ. Аның да, вәзиренең дә балалары юк, Ходайдан бала бирүен телиләр.

      Беркөнне болар ауга чыга. Урдадан, ягъни озатып йөрүче гаскәрдән аерылып

Скачать книгу