Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди страница 9

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди

Скачать книгу

ул Татар илен Диҗлә буйларыннан эзләргә тиеш булабыз. Чөнки Багдад шәһәре Диҗлә яры буйларына урнашкан. Дөрес, Таһирны сандыгында кош күтәреп китә, аны оясына алып кайта. Шуңа нигезләнеп, әсәр сандык бер елгадан икенчегә күчерелгән дип аңлауга мөмкинлек бирә. Димәк, ул Татар иле башка бер олы елга буенда булып, анысын да Диҗлә тирәсеннән эзләргә тиеш булабыз. Ә ул Фурат (Евфрат) та, Аракс та, Терек тә, башка елга да була ала, әмма аны, Кавказ таулары артында ук, хәтта олы кошларга да очып үтәргә шактый ерак булганнары өчен, Идел яки Дон буларак күзаллау мөмкин түгел. Шушы мантыйк нигезендә Татар илен, Татар каласын Диҗләгә якын урыннардан эзләргә кала.

      Тарихтан шуларны беләбез: 1357 елда Тәбриз шәһәрен Алтын Урда ханы Җанибәк яу белән килеп басып ала. Монда улы Бирдебәкне солтан итеп күтәрә, хөкемдарлыкны аңа тапшыра. 1385 елда, аннан соң 1394 елда Алтын Урда ханы Туктамыш яу белән монда килә. Үз биләмәләре буларак таныганлыгы сәбәпле, ул монда иркен йөри. Бу фактлар, Диҗлә буйларында, Кавказ аръягында Алтын Урданың җирле ханы да булмый калмагандыр, дигән уйга этәрә. Кызганыч, мәсьәлә тарихчылар тарафыннан бөтенләй чишелмәгән. Сораулар күп, җаваплар гына табылмый. Шуңа да Татар илен яки Татар каласын барлау юлы гына кала. Бәлки, шушылай әсәрнең мәгънәләре ачыграк аңлашыла башлар? Татарны «тәртәр» һәм «тартар» дип белдерү очраклары да бар. Шул исемдәге төбәк яки кала ул якларда булмаганмы?

      Бар икән анысы да. Мәсәлән, Баку шәһәреннән 332 чакрымда, Карабах тигезлегендә, Тәртәр каласы бүген дә яши. Дөрес, 1949 елда аны «Мирбәшир» дип үзгәртеп атаганнар, ә 1991 елда тарихи исемен кабат кайтарганнар. Анда азәрбайҗаннар яши, шигый мәзһәбен тоталар.

      Тагын да эзләсәк, Төньяк Осетиянең Киров районында «Югары Җулат шәһәрчеге» дип аталган Урта гасырлар каласы калдыклары бар. Аның Идел буендагы Болгар каласы хәрабәләреннән Мәчет манарасына берникадәр тартым борынгы мәчет манарасы да булган. Галимнәр аны, Баку каласындагы борынгы мәчет манараларына охшаш, диләр, Болгар манарасы белән уртаклыгы юк, дип, катгый фикер чыгаручы хезмәтләрне дә укырга мөмкин. Фотосурәтләренә караганда, аның күренеше Болгар манарасына шактый охшаш югыйсә.

      Ул манара әле 1981 елга кадәр исән торган. Рус елъязмаларында аны Дедяков (Тетяков) каласы буларак та телгә алганнар, анда кайчандыр ясса кавеме яшәгән, диләр.

      Бу каланың үз исеме Татартуп булган, ягъни Татар-түбә (Татартополь). Ул, бәлки, «Татар тавы» дигән исемнәндер, дияргә дә мөмкин. Әмма «Татартуп» дигән атама – «Татар каласы» дигән исемнән. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы «Татар шәһәре» шушы икәнлеген дәгъва кыла алабыз.

      Татартуп X гасырда ук корылган, Терек елгасының уң як ярында урнашкан. Аның аша кәрван юлы узган. Татартуп «Кавказга капка» саналган.

      1238–1239 елларда аны монгол яулары җимереп уза. Әмма озакламый кала кабат торгызыла, Кавказның үзәкләреннән берсенә әверелә. XIV гасырда аны «Югары Җулат» исеме белән дә атый башлыйлар. Ул Алтын Урданың төп калаларыннан

Скачать книгу