Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди страница 7

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана - Кылыч Сайяди

Скачать книгу

Кәйван аңа атап мәҗлес кордыра. Авторның монда икенче Марсны китереп кертүе кызыклы. Монысы да явызлык символы төсен ала. Күктән Марс югалып торганда, аны Гарахан (шулай ук Марс, әмма аның кара тәкъдир бирүчесе) алыштыра, дигән карашның Гассар Тәбризи заманнарында ук булуы әһәмиятле. Автор шушы караш нигезендә эш итә. Каһарманнарын кара тәкъдирдән, ягъни һәлакәттән көрәшеп котылуларын ачык яза.

      Аерылу утында газапланган Мөштәригә Мәһр хакында хәбәр ирешә. Ул Мәһрап һәм Бәдр белән Харәземгә килә. Бәһрамны да юлы монда китерә. Ул Мөштәри белән Бәдрне тоткыннары итүгә ирешә. Мәһрап бу хакта Мәһргә хәбәр итү җаен таба.

      Мәһрнең кешеләре Бәһрамны кулга ала. Мөштәри белән Мәһр кавыша. Ә Бәһрам кайгысыннан шашына һәм юләрләнә.

      Мәһр үз иленә кайтырга була, Мөштәри белән Наһидны да үзе белән ала. Шаһ бу хәлгә куана, тәхетен улына тапшыра. Шулай итеп, илгә кабат Кояш хуҗа була, аның белән бергә Бәхет һәм Яшьлек тантана итә башлый.

      Азәрбайҗан галимнәре әсәрнең Низами Ганҗәви традицияләрендә, әдәби яктан югары кимәлдә язылуын белдерә, гыйльме-нөҗүм (йолдызнамә) белән бәйле булуын ассызыклыйлар, планеталарның йолдызларга якынаюы Җиргә нинди бәлаләр китерүен тасвирлаган әсәр, диләр. Бу хакта бәхәс итүнең урынсыз икәнлеге белән килешергә кала.

      Иҗтимагый-сәяси мотивлары ягыннан караганда, Гассар Тәбризинең «Мәһрү-Мөштәри» дастаны гаделлекне яклап, тиран хөкемдарларга каршы юнәлдереп язылган, халыкның күңел хисләренә аваздаш төс алган. Әсәрдәге мәгънәләрдә тәкъдир хөкеме өстен чыгарыла, хәтта кара язмыш, явызлык алып килүче Бәһрам, Гарахан җиңелә, яшьләрнең бәхетенә каршы төшкән шаһ та, якыннары да илнең кояшын, бәхетен сүндерүчеләр булып күзаллана. Язмыш итеп бирелгән тигез мәхәббәтне инкяр итү, аңа каршы чыгу тәкъдиргә каршы бару буларак аңлатыла. Ә Кылыч Сайядиның «Дастаны Бабахан»нында мәхәббәтне инкяр итү, гашыйкларны үтерү илне юк итү, бәхетсез һәм киләчәксез калдыру буларак сурәтләнә. Бу яктан «Дастаны Бабахан» әсәре «Мәһрү Мөштәри»дән дә узып киткән һәм тагын да тирәнрәк эчтәлекле мәгънәләргә ия.

      XIII гасырда, язылу датасы 1211 елга туры килергә тиешлеге фәндә ачыкланган, фарсы телендәге «Бәхтияр-намә» халык романында да Зөһрә мәхәббәт каһарманы буларак телгә алына, чибәрлектә аның белән ярышу мөмкин түгел икәнлеге белдерелә. Бу факт халык арасында Зөһрәнең Таһирга тугры мәхәббәте турында риваятьнең электән телдән телгә йөрүен расларга мөмкинлек бирә төсле. Зөһрә хакында телгә алынган әсәрләр тагын да бар. Алардан чыгып, Таһир-Зөһрә вакыйгалары электән таралыш алган, дигән фикерне алга сөрергә һәм дәлилләргә мөмкинлек бирә сыман. Әмма мондый күзаллауны алга сөрү хата булыр иде. Чөнки ул риваятьләрдә Зөһрә Таһирдан башка, ялгызы гына телгә алына. Бу исә бөтенләй башка риваятьнең күздә тотылуын аңларга ярдәм итә. Гарәп мифологиясе буенча, гаҗәеп чибәр кыз булган икән, аның исеме Зөһрә икән. Һәм менә аңа Һарут белән Марут исемле фәрештәләр гашыйк була. Зөһрәгә алар Аллаһы Тәгаләнең

Скачать книгу