Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 10
Әтием дә, җизнәм дә чалбарларын кигән яки салган чагында, идәнгә көмеш акчалар коела торган иде. Әлбәттә, алар җыеп алына. Ләкин идән астына ярыклардан азмы төшкән дисең аларны. Кайвакыт ул көмешләрне пычак белән азапланып та алып булмый.
Инде әти дә, җизни дә фронтта. Акчаны һич җиткереп булмый. Аптыраганнан идән астын актарырга тотынасың. Анда, ник борчыйсың дигәндәй, озын мыекларын кыймылдатып, як-якка кара тараканнар чабышып китәләр. Күгәреп беткән тузаннан, киезләнгән йон ише нәрсәдән әллә нинди ачы исләр борынны ярып керә. Ниһаять, актара торгач, бер тимер нәрсә ялтырап китә һәм синең йөрәгең дерт итеп сикереп куя. Озак маташа торгач, ике пычак очы белән кыстырып, бер егерме тиенлекне тартып чыгарасың. Егерме тиен зур байлык түгел түгелен, ләкин аңа өстәп тагын берәрсен сосып чыгарсаң, каләм-карандаш ише нәрсәләргә бик ярап куя.
Ә бервакыт мин, анда төсле борчакларны күреп, бөтенләй өнсез калдым. Караңгылыкта зөбәрҗәт һәм якут ташлары кебек үзалларына ялтырап яталар. Ул ничек чыгарыйм икән дип уйланудан гына да тәмам тирләп чыктым. Пычак белән кысып алып булмас. Саксыз кылансаң, тараканнар янына атылырлар да китәрләр. Аларның кадерен беләмени ул мыекбайлар.
Уйлый торгач, мин моның әмәлен таптым. Бакыр чыбыкның бер башын бөгеп, уенчык чүмеч кебек алкаландырдым да, шуңа теге борчакларны көрәп кертеп, берәм-берәм суырып чыгардым.
Менә аларның өчесе дә хәзер минем кулымда. Уч төбемә һәрберсенең яшькелт-зәңгәрсу, ялкын кебек сары һәм кызыл шәүләләре төшкән, ул шәүләләр учымны гына түгел, минем бөтен тәнемне, хәтта күңелемне дә рәхәт кенә җылыталар, изрәтәләр сыман. Ул да түгел, кардай ап-ак муендагы барлык мәрҗәннәр тезмәсе күз алдыма килә. Туктале, бу Мәчтүрә апа сөйләгән Зөһрә кыз муенындагы мәрҗәннәр тезмәсе дә түгелме соң? Ни өчен әле ул Кабан күленең якты шәме булган айга менеп киткән, безнең кебек, һич югы, адашы артистка апа кебек җирдә генә яшәргә ярамады микәнни соң аңа? Юк, ул айга менмәгән булырга тиеш. Алайса, кая киткәнме? Соң, үзе елгалап түккән күз яшенә кереп эрегән булырга тиеш ул. Шуңа күрә дә миңа Кабан күле җанлы булып тоела да. Күлнең бер күпердән икенче күпергәчә өлеше аның кайгыдан агарган көмеш чәчләренә уралган матур ак муены булырга тиеш, ә гәүдәсе Ерак Кабаннарга хәтле сузылып киткәндер, хәтта чак кына күпертмә тезле бик килешле аякларын ул ерактагы Иделгә үк чыгарып, билле-билле аякларын агымсуда кытыклаттырып чайкалдырып ятадыр. Алайса, әлеге яшелле-кызыллы-сарылы мәрҗәннәре кайда? Мин ул мәрҗәннәр турында чак кына уйланып торам. Безнең тәрәзәбез күл ягына карамый, ишегалды ягында. Иртәнге сәгатьләрдә ачык тәрәзәләрдән, челтәр пәрдәләрне җилфердәтеп, саф һава агымы керә. Мин җылы түшәктә киерелгәләп ятам да, башымны күтәрә төшеп, түбәндәге утын сарайлары, күрше йортның җимеш бакчасы аша чираты буенча бездән өченче булган биек йортның стенасына күз салам. Ул минем өчен һава торышының күрсәткече булып хезмәт итә. Әгәр көн сүрән икән, стенаның да әллә ни чырае булмый. Әгәр көн аяз икән, биек ак йортның стенасы яктырып тора. Менә