Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 21

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

килеп басып, җыйнак гәүдәсен алгарак иеп, Ләйлә үзенең теләген белдерде. Теге җүнсез, банкир томшыгы, үз каршысына килеп баскан гүзәл затны күрүгә сикереп торып, чакыручының кулын алып, биючеләргә кушылды дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Кызга күз кырые белән карап, сул аягы өстенә атландырып куйган уңын селкетмичә дә, «я вальс не танцую и не люблю» җөмләсен генә нечкә иреннәре арасыннан кысып чыгарды. Һәм вәссәлам. Аның уенча, егетнең бу кыланышы бик эффектлы килеп чыкты, Ләйләнең гомер агышына утлы күсәк белән тондыргандай сабак булды.

      Сүзләрнең әйтелеш рәвешеннән, яңгырашыннан Ләйлә йөрәге, тән күзәнәкләре белән «мин сине яратмыйм» дигән мәгънә чыгарды. Беренче мәхәббәте булырга тиешле егет аны боз базына ташлады, аның хисләрен аяк астына салып таптады. Үзенә сиздермичә генә, артыннан күзәтеп, башкалар белән сөйләшеп торганда, күзләре талганчы карап, төшләрендә саташып, сөйләшеп, җиңелчә генә сөеп яшәгән кешесе, идеалы аны ничек мыскыл итте. Хурлыгы, гарьлеге ни тора. Биюгә чакыруының җирлеге дә бар иде кебек. Бервакыт яныннан узып барганда, Артур аңа елмаеп карагандай тоелган иде. Шуңа нигезләнеп, ул миңа битараф түгел бугай, ачыклыйсы, аңлашасы булыр дип, Ләйлә беренче адымны ясарга җөрьәт итте. Артурның иреннәрен көлемсерәгәндәй җәюе мыскыллау, нинди ике аяклы бөҗәк буталып йөри минем тирәмдә диюе булган икән. Ул ахмак шуны да аңламаган.

      Сыйныфташларының берәрсе аның мәсхәрәгә юлыгуын күреп калган булса – эш харап, җир тишегендә качып та котылып кала алмассың. Ул, үзеннән өстәп, «Ләйлә Габбасова Артурга ялынып, ялварып биергә чакырды», тегесе «мин сине яратмыйм, син минем зәвыкта түгел, артык мине борчымавыңны сорыйм» дип, күзенә карап мыскыллады диебрәк хәбәр таратып, сөйләп йөриячәк. «Бу серне сиңа гына чишәм, башка берәүгә дә әйтә күрмә» җөмләсе, Ләйләнең үзенә килеп җиткәнче өстәлеп, болганып, бер ишесен шатландырып, телдән-телгә күчеп йөриячәк. Ләйләгә мәңгелек сабак биргән бу хәл ярый әле урта мәктәпне тәмамлаучыларның иң соңгы кичәсендә булды. Әти-әнисе мактаганга, туган апасы Регина «син гүзәл, бар җирең урынында, бал-майсыз кабып йотарлык» дип, авыз суларын корытып сайраганга ышанып, үзен чибәрләр рәтенә кертеп, бик нык ялгышкан булып чыкты. Ул бүгенгә чаклы тормыштан аерылган хыялый дөньяда яшәгән икән. Өлгергәнлек аттестаты бирелгән көндә иң төгәл, дөрес бәясен алды. Үзенең ямьсез, шыксыз үрдәк баласы икәнлеген, ниһаять, бер кеше аңлатып бирде.

      Башка бер кичәдә Артурның бик нәзакәтле итеп вальс әйләнүен күргән Ләйлә, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, хәтта күзәтеп йөргән укытучылары белән дә саубуллашмыйча, залдан җәядән ычкынган ук кебек атылып чыгып китеп, өйләренә ничек, нәрсә белән кайтып җитүен дә хәтерләми. «Я вальс не танцую» җөмләсе төрле мәгънәви эчтәлек, аһәң белән җан канатларын көйдереп, колагын зыңгылдатып торды. Йортта каршысына томырылып килеп чыккан Томанның дусларча койрык болгавына да игътибар итмичә, өйгә атылып керүгә, киемнәр элгече янына кадаклап куелган көзге каршында торган артлы урындыкка

Скачать книгу