Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 19
![Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин](/cover_pre1258696.jpg)
Сахип Миндрахманович кызын бөтенләй аңламас булды. Каян иңгән аңа шундый усаллык, бөтен изгелегебезне сызып ташлап, булачак ирен хәзер үк бездән өстен куеп маташа түгелме? Шулай да бик онытылып китмәсен, аңа тормыш асылын, кемнең кем икәнен аңлата башларга вакыттыр.
– Кызым, ирең буйлы, чибәр, укыган булса да, аның матди хәле, хезмәт урыны буенча синнән түбәнрәк дәрәҗәдә торуы лазем (төрекләргә кара май сатып баеп алган әтисе шуларның сүзләрен кыстырып җибәрергә ярата иде), шундый гаиләләр ныграк була.
Әтисенең үзләрен мактауда, нәселләрен күтәреп куюда чама хисен югалтуын яхшы белгән Ләйлә «әйе, дөрес сөйлисең» дип, башын селкеп, үз уйларына чумып, оеп утыра бирде. Кызының үзен игътибар белән тыңламавын сизгән Сахип әфәнде, сүз җиленең борылышын үзгәртеп, Ләйләне тормышчанрак сораулар белән китереп кысарга, йөзенә, бөтен гәүдәсенә бик борчылучан кеше кәсафәтен чыгарып, кызыктыргыч җим ташларга булды.
– Кызым, киләчәктә мәшһүр рус язучысы исемен йөрткән урамдагы фатирыбызда пропискасыз гына яшәрсез. Син бездә язылган килеш калырсың, ул – үзендә. Туй бүләгемнең берсе, иң мөһиме, сәяхәтләр оештыру ширкәте булыр. Хуҗасы булып үзем калам, син җитәкче-башкаручы, ирең урынбасарың вазифаларын үтәр. Хәерче аспирантка анысы да зур бүләк инде, аңласа.
Ләйлә, атасына төртмәле караш ташлап, кабартма иреннәрен бөрештерде.
– Синең вәгъдәләреңне, күңелең булсын дип, игътибар белән тыңладым. Минем тормыш иптәшемнән икенче чүпрәк Габделбар үрергә җыенуыңны аңламыйм да, гафу итә дә алмыйм. Минем Морад турында сөйләгәннәремне җитдигә алмадың бугай. Ул – тәкәббер түгел, әмма горур кеше. Ачка үлсә дә, вокзалда яшәсә дә, беркайчан кемнеңдер табанын яламаячак. Аны мыскыллап, таптап яшәү турындагы хыялыңны корыт!
Кызы файдасына гел дөрес сөйләвенә шикләнмәгән Миндрахман абзый улын Ләйләнең ихластан очынып әйткән сүзләре дә, йөзен каралткан канәгатьсезлеге дә туктата алмады. Яшь әле, берни аңламый, рәхмәтен соңрак, авызы пешкәч әйтер, янәсе.
– Фикеремә ачыклык керткәч, бу карарымның дөреслеген аңларсың. Сүз булачак киявебезне кимсетү турында бармый. Сез эшләячәк агентлык, нигездә, Алжир, Швейцария, Канаданың Квебек провинциясе кебек француз телле илләр, Франциянең үзе белән эш йөртә. Аңлавымча, аспирантың Наполеон телен ни билмис. Без аңа бу карарыбызны беләсеңме кайчан… – Нотыкчы хәйләкәр итеп сул күзен кысып алды. – Туйдан соң башы авырткан мәлдә генә әйтербез. «Француз теле курсларына йөреп алгач, сине исполнительный директор итеп куярбыз» дип шомартырбыз. Вәгъдә бирү урман кисү түгел.
Әтисенең сүзләре бер колагыннан кереп, икенчесеннән шарлавыктан аккан судай чыга торды. Ул Морадның начальнигы булырга тиеш ди түгелме. Кызык. Арысланга хуҗа итеп безнең Томанны куйган шикелле. Ләйләсен бу көннәрдә нәрсә борчыганны белсә, атасы сафсата базарында көнбагыш сатып утырмас иде. Кызының җанын агач корты кебек билгесезлек тырнап утыруын, иренә