Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 15
Ләйлә белән Морад ул кичне кафеда икәү генә калгач, үзләрен кавыштырган вакыйганы рәхәтләнеп, җәелеп, көлешеп искә төшереп утырдылар. Һәр кечтеки деталь, машина көзгесендә күзләрнең очрашып алуы, икесенә дә оят булып китү алар өчен ифрат мөһим тоелды.
– Ә син, Морад, күзләремә чумдың.
– Синең күзләрең миңа төбенә зәңгәр күк йөзе төшеп утырган серле кое булып тоелды.
Мондый гәпләшеп вакыт уздырулар икенче, өченче, тагын әллә ничәнче очрашуларда дәвамын тапты, концерт залларына, бию мәйданнарына алып килде. Һәр яңа күрешүдә егет Ләйлә холкының күркәм якларын ачып, кызның үзенә торган саен ныграк ошый баруын, аны берничә көн күрми торса, бик әһәмиятле, кыйммәтле әйберен югалткандай хис итә башлауны сизде. Яшь булса да, аның һәр шәйгә үз бәясе, хөкеме булуы, шат күңеллелеге, хәтта үзенчә тәмләп, дөньясын онытып үбешүе хатын-кыз назын шактый татыган Морадны да әсир итте. Чын-чынлап, малай-шалай кебек ихтыярымны югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булам түгелме дип, шатланыргамы, кайгырыргамы икәнен тәгаенли алмыйча хисләнеп, кичерешләр дөньясына чумып утырулары еш була башлады. Нишлисең, бу фани дөньяда синнән тормый, ихтыярыңа буйсынмый торган көч тә бар, күрәсең. Мәхәббәткә һәммә инсанның күңеленә хуш килерлек аңлатма-билгеләмәнең табылганы юк бит әле. Һәркем үзенчә акылдан шаша. Ләйлә дә миңа битараф түгел бугай. Юкса, көненә әллә ничә мәртәбә телефоннан шалтыратып, һәрдаим очрашуга әзер булып тормас иде. Бәлки, без гашыйклардыр, бер-беребезне гадәти булмаганча эзләп табуны югары көчләр оештыргандыр. Уртак танышлар, студент тормышы, киенү әсбаплары турында кемгәдер бик буш, мәгънәсез тоелган сөйләшү-көлешүләрдән тәм таба торган булдылар. Ләйлә бервакыт:
– Морад җаным, мин сине гомерем буена дулкын арасыннан аккош көткәндәй эзләдем, – дип, каядыр укыган, ишеткән ясалмарак җөмлә ычкындыргач, егет тә үзенең «белгечлеге» нә кереп китте.
– Ләйлә матурым, мәхәббәт ул – җан белән тәннең бердәмлеген табу билгесе, язгы суларның иңрәп ташуларына, күк күкрәүләренә, яшеннәргә тиң бөек хис, олы бүләк, тетрәндергеч халәт. Аны саклый, кадерли белергә кирәк. Ул, – мин сиңайтим, зиһен белән аңлап бетерә алмаслык илаһи көч, күктән иңгән бәхет, – дип, кызны сәрхушландырганчы сайрады.
Күрәсең, еш-еш утлы сулаудан, Морад теленнән төшкән матур сүзләрдән Ләйләнең йон күлмәгендәге өске каптырма сәдәпләр чишелеп китә. Кыз, берни уйламыйча:
– Морад, сәдәпләрем ычкынды, каптырырга булышмассыңмы? – ди.
Сәдәп төймәләү капчык ташу яисә эссе көндә печән чабу түгел ич, бу шөгыльгә егет бик теләп алына. Мәгәр күлмәкнең өске өлешен каптырырга гына вәкаләтле куллар күкрәкнең тигез кырда калкып чыгып, тырпаеп торган биеклегендә тукталып калалар. Өлгергән алманы кыскан куллар төймә каптыру турындагы вазифаларын онытып җибәргән мизгелдә Морадның