Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 11

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

дә чыгу юлы, һәр начарның, таба белсәң, уңай ягы була, диләрме әле. Мин, мәсәлән, машина белән сезне, үзем шикелле үк бәлагә тарыган кешене, өенә илтеп куя алам, – дип, җавап көтеп тормыйча, иелеп, кызның спорт чантасын кулына алды. Кызның аңа иярүдән башка чарасы юк иде. Әмма рәхмәт белән чикләнәсе урынга кыз ачыкламыш сорау бирде:

      – Сез һәрнәрсәгә, аеруча кыен хәлләргә философларча, гомумирәк бәя бирәсезме, һәр тискәредән уңай якны эзлисезме?

      – Белгечлегең шул булгач, кая барасың инде. Үзеңнән качып котылып булмый, диләр. Һәр каршылыкның чишелеш ноктасын эзләргә туры килә, – дип, егет, теленә салына-салына, машинасының ишекләрен ачты. Читтәрәк көтеп басып торган кыз тарафына борылып:

      – Шәт, безгә танышырга да вакыт җиткәндер. Мин Марат абый булам. Мулла кушканы Морад булса да, җиңеллек өчен французчалаштырыбрак әйтәм. Киемнәрегезгә, сумкаларыгызга караганда сезнең исемегез… Хәзер әйтәм. Регина, Эльмира, Эльвира, Карина, Альбина йә Алина кебегрәктер дип фаразлыйм.

      – Менә ялгыштыгыз, Марат-Морад иптәш. Ләйлә булам мин, – диде кыз, машинага якынрак килә-килешкә.

      – Дүрт көпчәкле атым искитмәле булмаса да, хуҗасын тыңлый, кирәк җиргә алып бара, – дип, Морад, алгы ишекне ачып, кызны утырырга чакырды.

      – Мин арткы утыргычка утырып йөрергә яратам. Мөмкин булса…

      – Теләгегез. Рәхим итегез. Кунак теләге – хуҗа өчен закун, – ди-ди, Морад үз ягының арткы ишеген ачты.

      – Мин сезнең кунак статусын алдыммыни инде? Алып кайткан өчен түли дә алам, – диде кыз, ни сөйләгәнен үзе дә бәяләп җиткермичә.

      – Акчагыз артык булса бирерсез. Аспирант кешегә анысы да ярап куяр, – дип көлә-көлә, кыз артыннан ишекне япты.

      «Машиналарны күргәләгән кыз булырга охшый, әле генә танышкан кеше белән янәшә утырып барырга теләмәве дә нәрсәнедер аңлата торгандыр», – дип уйлап куйды Морад. Атаклы якташыбыз академик-химик Арбузов бервакытта да йөртүчесе янына утырмаган. Сорасалар, элеккеге дворян баласы, «барин кучер белән янәшә утырып йөри алмый» дип җавап бирә торган булган.

      Машина олы юлга чыккач, Морад арттагы юлны күзәтеп бару өчен өскә элеп куелган көзгедән Ләйләнең чагылышына күз төшереп алды. Артык нәфис, гүзәл дип күтәрелеп бәрелерлек булмаса да, кыз сөйкемле йөзле, нечкә билле, җыйнак гәүдәле иде. Бит тиресенең кыйммәтле бизәнүләргә күнеккәнлеген, юлга җайлаштырып киелгән өс киемнәренең дә, базар тауарлары булмыйча, кыйммәтле икәнлекләрен чамалавы авыр түгел. Зәңгәр күзләренең кырыйларына күгелҗем буяу төшерелгән. Күрәсең, егетенә матуррак күренергә тырышып, самолётта да бизәнү әмәлен тапкан.

      Эленеп торган көзгедән Ләйлә дә аны күзәтеп бара икән. Кайсыдыр мизгелдә Морад белән кызның карашлары очрашып алды. Егет зәңгәр күзләрдән чыгып бетмәгән ихласи балалыкны, кемгәдер рәнҗү тудырган аҗаган биеп алуны күреп өлгерде. Йөртүченең озак итеп көзгегә кадалып бару мөмкинлеге чикле булса, кыз исә гомерендә беренче тапкыр күргән иргә озаклап текәлеп торуны тәрбиясезлек санады.

      Сүзне

Скачать книгу