Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 9

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

күзләр, елмайганда чокырчык ясалган бит алмалары, үбәсене китереп торган тулы иреннәр – һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде туры төз аяклары тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк иде егетнең.

      – Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак үзенә шөгыль тапмасын.

      – Йә, Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды? – дип пырдымсызланды Рәсимә, Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп.

      Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды:

      – Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем.

      – Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме?

      – Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул «хәзер шунда китәм» диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам.

      Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте:

      – Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идем.

      – Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң онытыбрак җибәргәнмен.

      Кыз егетнең сүзләренә ышандымы-юкмы – әйтүе кыен, кеше күңеле – төпсез кое дип, юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады:

      – Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, кунакларны оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр, ичмаса. Юкса синең өеңдә шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Утыргычлар беренче уртак җиһазыбыз булыр.

      – Киләчәктә үзең яшәячәк өеңне алай ук хурлама инде, матурым. Тиздән аны син бизәрсең.

      – Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын булмакчы идем.

      – Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә, – дип салам кыстырды Нәсим.

      Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясадылар алар. Гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим: «Синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем», – дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен өстән аска төшереп: «Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калдылар», – диде.

      Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады.

      Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк Нәсимне борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ коридорда көтеп тора иде.

      – Сезгә зур рәхмәт инде, Нәсим Кадыйрович!

      – Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? – дигән булды тарихчы, башын юләргә

Скачать книгу