Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 13
– Кызык, – диде әтисе. – Сине алып кайткан егет ничек туры килде?
– Аның да көткән кешесе самолётта булмады, – дип котылды ялганын тоттыра язган Ләйлә. – Иртәгә сөйләшербез, арыдым, йокым килә, – дип, үз бүлмәсенә кереп китү иң хәерлесе иде.
Әтисенең төпченергә, нәсел-нәсәбе турында сораштырырга, елганың башына төшәргә, киңәшен кызганмыйча бушка бирергә яратканын белгән Ләйләнең үз кичерешләре белән каласы килде. Кызының иң яшерен серләре турында хәбәрдар әнисе кызын мөлдерәмә кара күзләре белән иркәләп, моңсу гына карап алды да, төнгә кефир әзерләргә аш-су бүлмәсенә юнәлде. Ләйләнең күңел тынычсызлыгын ана җаны тирәнтен сиземли иде. Татар егете белән танышуы яхшы, ахыры хәерле булсын. Тик колга баскетболистның кылган этлеген ул ничек кабул итәр, мужиклар кебек бәйләнчек, үч саклаучан булып чыкса, тату гаилә турында хыялланырга гына кала.
Кызының төзәтеп булмаслык бәлагә тарыганын маңгаендагы җыерчыкларының тирәнәюеннән, моңсулык иңгән күз карашыннан, йөрүенең авыраеп китүеннән үк сизенде ана. «Харап булган кызым, монысы да апасы кебек бәхетсез булыр микәнни?» дигән ачы фикер миен тырнап узды. Ләйлә әүвәл сөйләмәскә тырышса да, әнисенең басымына түзә алмыйча, гасабиланып урынында таптанды да, йөрәген буып торган хисләр ташкынын тыя алмыйча, кычкырып елап, башы белән әнисенең иңбашына барып кадалды…
Җир шарында гел кабатланып торган гадәти хәл килеп чыккан. Ләйләнең шампан шәрабына мөкиббән китүен яхшы белгән, хатын-кыз мәсьәләсендә тәҗрибәле баскетболист, кызга сиздермичә генә, чәркәгә аракы кушып эчерткән дә үтә күренмәле Ләйләнең башына киткән. Җитмәсә, кош мамыгыдай җиңел кызны күтәреп, зыр-зыр әйләндерә-әйләндерә, тәмам миңгерәүләтеп, йомшак ятакка илтеп салган. Яклаучысыз, чарасыз калган кызны Алёша шашып үбәргә керешкән, кызның бөтен тәне-җаны тыпырчына башлаган. Мондый хәлнең кияүгә чыкканнан соң гына булырга тиешлеген ата-анасыннан, сугыш ветераны бабасыннан кат-кат ишеткән кыз «ярамый, ярамый» дип карышырга тырышса да, егетне этеп җибәрергә әллә көче җитми, әллә үзенең дә тыелган оҗмах алмасын татып карау теләге туа – ни булганын үзе дә аңламыйча кала. Хәзер үкенүдән ни файда? Әтисе берни сизмәсә дә, ана кешедән бернәрсәне дә яшереп булмый шул. Ләйлә әнисенә, үзендә дә кинәт дуамал дәрт кабынуны гына танымыйча, барысын бәйнә-бәйнә бәян итеп бирде. Белеме буенча шәфкать туташы Халидә ханым, кызын бүлдермичә, ишкәнсең икән дигән сыман, ачы лимон капкан кешедәй, чыраен сытып тыңлап бетергәч, «аның сиңа өйләнергә нияте бармы?» дигән соравына «миңа кияүгә чык, дип әйткәне, үземнең, миңа өйлән, дип бәйләнгәнем булмады» дигән, бу хәлдә мөмкин булган иң тулы җавапны ала.
– Балага гына уза күрмә! Хәзер егетләр кызның инсафлы булуыннан бигрәк, ата-анасының матди хәленә, биләгән урынына игътибар итәләр. Ирең беренчең булса, аны кулга алуы, үз кубызыңа биетүе ансатрак була анысы. Нинди кеше насыйп булыр инде, кызым, үзеңә? Апаң Регинаның да тормышы шулайрак килеп чыкты. Әүвәл әтиең киявебез