Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 14
Әлбәттә, әле бер тапкыр аралашу гына бернигә дә мәҗбүр итми. Аңа да ирекле, азат тормышы белән саубуллашып, гаилә исемле кара урманга кереп китәргә туры килер микәнни? Аны үзләренә өйләндерергә, муенына камыт кидерергә тырышып караулар булмады түгел. Тик берсе дә Ләйлә кебек күңел кыңгырауларын уята, зиһенен чуалта алмаган иде.
Икенче көнне Морад машинасы белән кара капка янына килеп туктауга, аннан иптәш кызы белән Ләйлә дә килеп чыкты. Куе болыт төсле кара, күпертелгән чәчле, карлыгандай кара күзле, озын муенлы, нечкә билле икән дусты. Буе Ләйләдән озынрак, кыска кара итәге аякларының төзлеге белән сокланырга тулы мөмкинлек бирә. Мондый чибәрләрнең иргә баш бирмичә мөгез куярга маһирлыклары, ахыр чиктә ялгыз калулары Морадка мәгълүм иде. Андый гүзәл затлар тирәсендә сырпаланып, ымсынып йөрүчеләр күп булса да, чәчләрен гомерлеккә бәйләргә ашкынып торучылар санаулы була.
Ләйлә Морадка мөрәҗәгать итеп, рөхсәт сорагандай тавыш белән:
– Дустым Айсылу килеп чыккан иде хәл белергә. Безнең белән аралашасы килә, – диде.
Ләйлә күрешергә үзе кулын сузгач, егет аның йомшак учын үзенекендә, мәгънә салып, озаграк җибәрмичә торды. Айсылу белән башларын иеп кенә исәнләштеләр. Нинди максат белән ахирәтен ияртергә булган икән Ләйлә? Үземә караганда матуррак шәриктәшем артыннан сөйрәлә башламасмы дип сынау өченме, әллә, киресенчә, егетләр сайлауда тәҗрибәле дустыннан зәвыгына бәя алу өчен дәшкәнме? Уен зурдан баргандай тоелды аспирантка. Машина янына килгәндә дә, ишекләрне ачып утыртканда да, Морад яшертен-орынтын гына Айсылуны өйрәнүен дәвам итте. Кыз тышкы гүзәллекнең сихри чигендә тора. Рәсемдәге сынны ныграк өйрәнгән саен, элек игътибар ителмәгән яклары ачыла барган кебек, аңа гел карап торасы килә. Күзләрне камаштырырлык гүзәл Айсылу көндәлек мәшәкатьле тормыш