Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 16

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

бүген безнең уенны карарга килегез, соңыннан иң затлы ресторанга алып барырга риза» дип, сөйгәнен очрашуга чакырган сандугач кебек сайраса да, аның поезды тукталышны узып киткән иде. Күңелен башка ялкын биләгән кыз, спортчының гомуми сүзләрен колагы яныннан уздырып, дәгъвачыга бернинди өмет калдырмыйча, кискен итеп җавап бирде:

      – Яратуың чын булса, мин моңа, әлбәттә, шикләнәм, миңа артык шалтыратма, Алёша. Үтенеп сорыйм. Үзеңә кирәген минем киләчәк турында уйламыйча талап алдың. Яшьлек хатам өчен гомерем буенча күз яшьләрем белән түләргә туры килмәгәе. Сборларга йөрүеңне, буең белән алдавыңны дәвам ит!

      Тыелган алманы татып караган баскетболчы соңгы тапкыр булса да очрашып, сөйләшеп утыруны кат-кат сорады, әзерләп куйган зиннәтле бүләкләре белән дә кызыктырып карады. Өйләнергә теләге барлыгы турында кат-кат тәкрарлагач та, кызның чакма ташы сыман каты торуын күргәч, соңгы чараны – коткыны эшкә җикте:

      – Синең яңа егетең турында мәгълүматым бар. Аның хатын-кызның башын әйләндерү тәҗрибәсе зур икән. Уйлап кара: аны утыз яшенә җиткәнче өйләнмичә яисә кыз-кыркынны таптамыйча яшәгән дип уйлыйсыңмы? Шуның өстенә ул иске, шалтыр-шолтыр йөри торган тугызлы машинадан башканы күрмәгән хәерче аспирант.

      Олы спорт даирәсендә кайнаучыларның рухи дөньялары сай, акчага береккәнлеген, мактанудан тәм табуларын, үзләрен әллә кемгә куярга маһирлыкларын белгән Ләйлә озын егетнең авызын япты:

      – Мин аның тормыш маҗараларын яхшы беләм. Һәммәсен бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде. – Шунда ук үз ялганыннан кызарып китеп. – Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тиздән гөрләтеп туй уздырачакбыз, – диде.

3

      Морадның үзенә җитди мөнәсәбәтен, киләчәген бәйләргә җыенуын, акылыннан бигрәк хисси тоемы белән ачыклагач, Ләйлә әтисе белән сөйләшергә, киңәшергә булды. Шуңа инанганчы әтисенең чакырулы карашын сизмәмешкә салышып йөрде.

      – Әти, без Морад белән бик якынаеп киләбез. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый бара.

      Бөдрәлеген саклаган аксыл-җирән чәчле, зәңгәр төс йөгергән соры күзле, уртача буйлы, җитез хәрәкәтенә караганда, яшьлегендә йә йөгерешче, йә биюче булганлыгы сизелеп торган әти кеше, олы залдагы күн тышлы диванга җайлап утырып, янында басып торган кызының учын йөнтәс кулына алып:

      – Әйбәт булган, кызым. Хуплыйм. Юкса, Ләйләмнең дә кәҗә бәтие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып йөрер көннәре үтеп, үз учагын ягып җибәрер сәгате узып китмәсен дип борчылып йөри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз өлгерә, момент бозыла.

      Ләйлә әтисенең сүзләреннән юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, таң атканчы күрешергә ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсенә тартышып куйдылар.

      – Юкка хафаланасың, әти, һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар. Әллә миннән туйдыгызмы, бу кыздан тизрәк котыласы иде дигәнрәк хыял белән янып-көеп яшисезме? – диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.

      – Ничек инде сезнең язмышыгыз, киләчәгегез өчен

Скачать книгу