Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 20
Әтисен бүлдереп, чыгып китү турындагы хыялын сизенгәндәй, күктән ялынып сораганны җирдән биргәндәй, шул мизгелдә Ләйләнең кесә телефоны шалтырый. Морад булуына бер кәррә дә шикләнмәгән Ләйлә, күрше бүлмәгә йөгереп чыгып, телефон төймәсенә басты. Мәгәр шалтыратучы каһәр суккан мунча пәрие, телеграф баганасы баскетболист булып чыкты. Көтмәгәндә эләккән тәмле пирог белән сыйлануын дәвам иттерәсе килүне яшерми.
– Сөекле Ләйләм, бик сагындым үзеңне. Зинһарлап сорыйм, соңгы тапкыр булса да очрашып алыйк инде. Һәр көнне сине төшемдә күрәм, уянып китсәм, Ләйләм янымда юк.
Йа Ходам, ни өчен мине шулай үткәнем эзәрлекли икән, заманында үзен биергә чакыргач, йөзен чөеп, баш тарткан Артур дигән кыланчыгы һич уйламаганда урамда очраткач, «карале, син ничек матураеп, тулыланып (элек шыр сөяк идең диюе булгандыр), чын мадонна булып киткәнсең, әйдә бер күрешик» дип бәйләнде. Шәриктәшләре аның өйләнеп, хәзер хатыны белән аерылышып йөрүе турында җиткергәннәр иде. Анысыннан «теге вакытта кочакланышып биегәнебез әле дә, үткән елгы яшенле яңгыр кебек хәтердә, сөеклең янына кайт» дип котылган кебек булган иде. Тик анысына гомуми сүзләр белән ләчтит саткан арада телефон номерын бирүе соңрак өстәмә мәшәкать тудырды. Менә бу чучкасы тагын дип уфтануга, әтисе өйрәткән сүзләр келт итеп исенә төште.
– Мине яраткан булсаң, зинһар, элеккеге мәхәббәтебез хакына артык борчыма. Кияүгә чыгам дип, хәзерге рус телендә, аңларлык итеп әйттем ләбаса. Яшьлек чәчәгемне өзеп, болай да онытыла алмаслык явызлык кылдың инде.
Сахипҗанының кызы белән сөйләшүен, яшәргә өйрәтүен ачык ишектән тыңлап торса да, мондый бәхәсләрне мәгънәсез вакыт уздыруга, кирәген тормыш үзе әйтеп тора дип санаган Халидә ханым Ләйләнең кесә телефонын тотып башка бүлмәгә чыгуын күрүгә, үзенең кичектермәслек санаган тәкъдиме белән сүз алды:
– Карале, атасы, син яраткан бер кырые китек көзгене теге вакытта өске катка менгереп куярга кушкан идем. Әллә төзәтергә илтеп бирикме дип киңәшмәкче идем.
– Кызыбызның киләчәге ачыкланган, шул хакта кызып-кызып сөйләшкән вакытта китек көзгең белән эч пошырып йөрисең. Хатын-кыз мөһим мәсьәлә белән вак-төякне аера белми шул. Фәлсәфи караш җитешми. Кстати, көзгене ватып, зур хата эшләгәнсез. Кайсыгызның кулы кычыткандыр. Аның пыяласы ифрат калын, аны чүкеч йә балта белән генә махсус ватып булырлык иде.
Кызының нәкъ шул мизгелдә бүлмәгә очып килеп керүен күрми калган Халидә:
– Ләйлә аны ялгыш ватып төшерде, – диде.
Шунда ук Ләйләнең биредә икәнлеген шәйләп, сүзен борыбрак җибәрергә тырышты. Ифрат җайсыз килеп чыкты.
– Ул болай да чатнаган, кителеп төшәргә генә тора иде, – дигән ачыкламышы, гөнаһ кылган кешенең урынсыз аклануы кебек кенә яңгырый. Китек көзге турында сүз куерту әзер камырга чүпрә өстәгән кебек була. Әйтерсең лә Ләйләнең өстенә чиләге белән салкын су койдылар,