Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 12

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

чыгарылыш квалификациясе эшен якларга әзерләнүе, ә Мәскәүгә әтисенең сәяхәтләр оештыру ширкәтенең йомышы белән баруы, диплом алгач, үзенең дә шунда эшләячәге турында бәян итте. Кызык бу дөнья: ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең яшәве турында хәбәрдар булмаган кешеләр, сере табылып, кинәт ачылган сандык байлыгына тап булгандай, ашыга-ашыга үзләре турында мәгълүмат белән алышуны кичектергесез бер нәрсә дип таптылар. Ләйлә Морадка ачык, шатлана белүчән, күзәтүчән, юморны аңлый торган, хисчән, әмма артык иркә кыз кебек тоелды. Ләйләгә егет тәртәгә утырган, тормышта кыйбласын тапкан, үз-үзен ирония белән бәяли алучы җитди кеше мисле күренде. Саубуллашканда, егетнең үзен ифрат тәрбияле тотуы, әрсезләнеп кочакларга ашыкмавы, ярымзыялылар кебек болагайланып кулын үбәргә алынмавы һәм гади генә итеп ясаган тәкъдиме дә ошады кызга.

      – Ходай Тәгалә үзе оештырган бу очрашуны, «кайгыларыбыз» ны уртаклашуны иртәгә кичен берәр кафеда чәй яисә каһвә эчеп билгеләп үтүгә сез ничек карар идегез? Минем яктан шундый тыйнаксыз тәкъдим ясалып, каршы алырга тиешле егетегез рөхсәт итсә…

      Ул иртәгә тирләп-пешеп чәчәк күтәреп килеп җитәр дип өстәмәкче иде дә, артыграк булыр дип, үзен тыеп кала алды. Болай ук төрттерү кирәк тә булмагандыр.

      – Яшь булсам да, үзем дөрес дип тапканча яшәргә яратам. Минем өчен бердәнбер авторитет – әтием Сахип Габбасов. Аэропортка килмәгән егет белән болай да арабызны өзәргә йөри идем. Үзе ярдәм итте. Рәхмәттән башка ни әйтим? – Ачылырга микән, юк микән дип уйланыбрак торганнан соң, көлемсерәбрәк өстәп куйды: – Ул каршы алса, сезнең белән очрашмаган булыр идек. Философлар «һәр яңа кеше – танылмаган дөнья» диләр түгелме әле? Иртәгә кадәр. Кичке җиделәрдә капканың бу ягында көтеп торырмын, – дип кулын изәп, тимер капка артына кереп гаип булды.

      Өй ишегенә алып барган плитә түшәлгән юлның ике ягында гөрләп үсеп утырган, салават күпередәй төрле төсле чәчәкләр арасыннан акрын гына атлаганда, янтавына немец овчаркасы килеп борынын төртте. Томанның башыннан сыйпый-сыйпый, кыз әлегәчә көчкә авызлыклап килгән хисләр ташкынына тышка ургылырга ирек бирде. Дөресе, ул буаны тотып торырлык тәкате калмаган иде аның. Әүвәл рәнҗүен, гарьләнүен тозлы күз яшьләре белән туйганчы юды. Бераз тынычлангач, сиртмәле кое баганасыдай озын буйлы баскетболисты шалтыраткач әйтәсе сүзләрен, тәсбих төймәләре кебек, бер җепкә тезә башлады. Җөмләләренең бәгырьгә тия торган текәләрен, усалларын, зәһәрләрен, чагыштыруларның көндәлектә кулланылмый торганнарын эченнән кабатлап йөренгәндә, иреннәре әүвәл калтыранып алды, яңаклары эчкә тартылды, соңрак бар хисе бергә укмашып, усал елмаюга әверелде. Кызның эчке халәте кара болытларның җиһанны коендырыр алдыннан куерып, һаваның куырылып, тынчуланып алу мизгелен хәтерләтә иде.

      Шул озын сыйрак Алина гына башына җитте. Баскетбол уеннарына йөри-йөри, бер латышка гашыйк булган. Бер мөһим очрашуга, кыстый-кыстый, Ләйләне дә алып барды. Күңел тартмаган җиргә аяк атларга ярамаганын чамаласа да, Ләйлә ризалашты. Уеннан соң, җиңүчеләр кызларны

Скачать книгу