Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 7
– Син, иптәш Нәсим Кадыйрович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, – дип, арзанлы шаяртып та куйды.
Нәсимнең «Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы?» дигән соравына, директорның, җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакырасы да, егетне каталажкага озатасы! Ә миңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле, роно буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тотасы да, директор каршысына китереп бастырасы, бу очракта да чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруем артыр!
Шул авыл кешесе буларак, Нәсим исә Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлекләрен яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып, малаен фаш итәргә килгән ханымның дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән? Бәлки, болай диярләр иде: «Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да, шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер, чыннан да, төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әллә ни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе, кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар – оешып җитмәгән инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган сәер халык. Сез – бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез».
Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, Урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куялар һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә