Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 5

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит, – диде, Зәйнәп. Мирсәет белән ярый әле вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде дип, аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде.

      Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра.

      – Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәделәр. Мин – картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, калебе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың.

      – Минем күперләрем юк, – дип, сүзгә кысылырга булды Мирсәет.

      Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде.

      – Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе: кырыкка җитеп килгәндә бала табып йөр инде.

      Мирсәет, үзенә таяныч тапкандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп алды:

      – Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиеш!

      Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:

      – Күңелең тыныч булсын! Газизнекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау – алар өстендә. – Улы да кабатлаган халык сүзләрен әйтеп: – Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, – дип тә өстәде.

      Мирсәетнең «Минем балам да ачлы-туклы яшәрме»? дигән сүзләрен Зәйнәп, колагына да элмичә:

      – Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә! – диде.

      Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан, ул шиңә барганда, үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күрүдән, үзен «мин ул маңкадан курыкмыйм» дип ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төшүе аны начар төш кебек борчып торды. Әмма, авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык дип, үзен юатты. Аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, карышкан, үпкәләүгә охшатып, чыраен сыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.

      Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп, үзен кызганмыйча, төрле эшкә җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды.

Скачать книгу