Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 6

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

да кертеп булмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр, ярыша-ярыша, байлыкларын Мораса елгасына ташыйлар. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек, аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килделәр. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады.

      Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагач белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада, Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде. Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны, әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан, аңына килеп, эш киемен салып, соры күлмәгенә урнаштырып, балаларына:

      – Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен, – дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.

      Мәгәр ул акчалы кешеләр өчен ишекләрен агачтан туймаган ут кебек һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, имеш) ягында яши иде. Өйләре, тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә, балаларча, ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да, шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.

      Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз

Скачать книгу