Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 28

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

тиеш. Бабасының шул хакта тузынуын да Сахипның иң ышанычлы шымчысы саналган Габделбар җиткерде. Берәүне саткан кеше сине дә шалкан бәясенә ычкындырмас дип уйлап, бик нык ялгыша шул Морадның тәкәббер бабасы. Сәлимуллин Казан ханлыгы язмышы белән бәйле бер риваятьне еш искә төшерә.

      Озак еллар дәвамында Казанда типтереп, алып-сатып яшәгән, хәзергечә әйтсәк, әрмән диаспорасы Иван Грозныйга казанлылар эчә торган су юлын, дарының кая саклануын, шартлату урыннарын күрсәтеп, бүләкләр көткәннәр. Казан егылгач, гаскәр башлыгы «әрмәннәргә ничек рәхмәт әйтик» дип сорагач, патша «барысын да кылыч аша уздырыгыз, бер хуҗасын саткан кавем, файдасы күренүгә, икенчесен дә сатачак» дигән, имеш.

6

      Сахип Миндрахман улы киявенә үгет-нәсыйхәтне кызы аркылы җиткерергә тырыша. Тик кызы, ирен шәхси йөртүчесе итеп мыскыллаулары фаш ителгәч, гел Морадны яклап чыга торган булды.

      – Кызым, игътибар иттеңме икән, ирең тәмәке тарта, кисәт, ул бик зарарлы. Өйдә дә тартса, минем фатирны сасытачак, ярыкларга тулган төтен үпкәләргә күчәчәк, – дип, Морадны тәнкыйтьләвенә Ләйлә бик тиз җавап бирә.

      – Морад – җитлеккән ир. Нәрсә эшләргә, ничек яшәргә икәнен үзе белә. Ул бик затлы папирос кына тарта. Аңа вак-төяк киңәшләрең белән бәйләнүеңне ташла.

      Ләйләсе тулысы белән ире ягына авышкандай тоелгач, Сахип әфәнде башка гаилә әгъзаларын Морадка каршы әзерләү әмәлен эзли башлады. Кеше уйлап та өлгерми, аны гамәлгә ашыру юллары шунда ук табыла.

      Кичке чәйне көтеп, китап шүрлегенең тузаннарын сөртергә әзерләнеп йөргәндә, Сахип бер мәҗмуганы кулына алып, авторның фамилиясен дә карап тормыйча, ваемсыз гына битләрне актара башлый. Шунда шигырь булып җитмәгән, прозага дәгъва итә алмаслык бер куплетка юлыгып, кычкырып көлеп җибәрә. Сеңлесе Әсма белән аш-су бүлмәсендә маташкан җиңел сөякле Халидәсе ире янына йөгереп чыга.

      – Нәрсә булды, Сахипҗан? Үзеңне Шүрәле кытыклады дияр идем, яныңда беркем күренми.

      – Карале, әнисе, бер китапта безнең кияүне мактап язганнар. Шуңа тап булдым әле.

      Иренең ирониясен аңламаган беркатлы Халидә:

      – Язарлар да, яхшы кеше бит. Әти-әнисе аны кызыбыз бәхетенә үстергән, – дип, киявен мактарга керешә.

      – Мә, укы. Юк, үзем таныштырам. Син җиренә җиткереп укый алмассың. Тыңла! Әсма, син дә чык. – Сәхнә таләпләреннән шактый ерак торса да, үзенең текстка мөнәсәбәтен белдереп, туктый-туктый, илһамланып укый Миндрахман абый малае. – Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел. – Сахип, күзлеген салып, канәгатьлеген яшерүне кирәк тапмыйча, өнсез калып басып торган тыңлаучылар ягына борыла. – Йә, ничек? Безнең кияүгә тач ябышып тора. Акча түләп яздырсаң да, шундый төгәллек белән бәя бирә алмаслар иде.

      Нәрсә, кем турында сүз баруын аңламаган Әсма, риясыз күзләрен апасы ягына борып, сүзсез сорау бирә: ничек инде ул кеше бер үк вакытта озын да, кыска да, чирле дә, сәламәт

Скачать книгу