Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 42
«Көтсеннәр» сүзен Нәкыйп ифрат авыр кабул итте. Әйтерсең лә аның башына бер чиләк салкын су тондырдылар. Талип каршында олы абруеның бер чите убылып төшкәндәй булды. Ачуы чыгудан каны кызган табадагы май кебек чытырдап кайнаса да, тынычрак булырга тырышып:
– Сез безнең каян килүебезне, кемнәр булуыбызны әйттегезме?
Төксе тавыш «хуҗа барысын да белә» дип әйткән мәлдә, үзара элемтә уты кабынды. Нәкыйпкә таныш та, ят та тавыш: «Кунакларны утырышлар бүлмәсенә кертеп утырт. Бушагач, мин дә шунда чыгармын» дигән әмер төшерде. Исәнмесез дә, сау булыгыз да юк.
Нәкыйп өнсез калды. Ничек аңларга инде Юзликәевнең бу адымын? Бүлмәсенә чакыртып алып яисә үзе имән ишекне тупсаларын каерырлык итеп ачып, йөгереп чыгып кочаклап аласы урынга утырышлар залына озата. Язылмаган кануннар буенча сабакташлар арасында, кем булсаң да, рангларга бүлешү, болай ук кылану кабул ителмәгән кебек иде. Аяк табаннарыннан күтәрелгән үпкә катыш рәнҗү хисен басарга тырышып, Нәкыйп хакимият башлыгының бу адымын аклау юлларын эзләде: янында Мәскәү кешесе утырмаса да, финанс оешмасыннан тикшерүчедер әле, соңгы мәлдә бюджет акчасының кая тотылуы белән бик кызыксына башладылар дип, үзен дә тынычландырырга тырышты. Партшколада иң кыен мизгелләрдә дә сабыр була белергә, язмыш басымына баш бирмәскә өйрәттеләр түгелме соң бәгъзеләрне?
Ямьсез ханым аларны коридорга алып чыгып, бөтенләй икенче якта урнашкан зур бүлмәгә алып керде. Кыл уртада олы түгәрәк өстәл тора, сул як дивар буйлап тезелгән язу өстәлләренә төрле китаплар, белешмә карталар, кубоклар тәртип белән куелган.
Каршылыклы хисләр ташкынын, миен бораулаган күпсанлы сорауларны басарга тырышып, тәкъдим ителгән стендлар белән танышкандай иттеләр. Вакыт отыры акрын узды. Сәгатьнең башка шөгыле булмау сәбәпле, көндезге уникегә үк килеп җитте. Егетләрнең ашыйсы килеп, эчәкләре түбән авыл этләредәй тавыш күтәрә башлады. Хатыннары пешергән ризыкны – Нәкыйп кәбестәле ашын, Талип итле пәрәмәчен уртлап утырасы урынга үз теләкләре белән җәһәннәм читенә килеп, ач килеш, алдынгы сыер савучының нурлы йөзенә, базарда ит чабучының (анысы ничек районның алдынгылар альбомына эләккәндер, бер Алла белә) тук чыраена карап утырырга мәҗбүрләр. Рәсемнәрдән илһам алып, үзара хәзерге заман кунакчыллыгының яңарган эчтәлеге турында гәпләшүгә күчкән дуслар икенче якта стенага сыланган ишекнең тавышсыз гына ачылып, Голливуд фильмнарындагы шикелле, җир астыннан калыккандай, хакимият башлыгының алларында басып торуын күргәч каушап калдылар. Берсе якыннан, икенчесе җыелышларда, зәңгәр экранда күргәннәре булса да, район хуҗасының мәһабәт гәүдәсенә, иллене узган булса да, җитезлеген