Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 41

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

кунаклар килеп төшү хәбәрен хуҗасына ирештерүгә, шул мизгелдә үк, махсус көтеп торгандай, олпат гәүдәсен туры тотып, чәче агара башлаган мәһабәт ир атылып килеп чыгар да, заманында кылган изгелекләре өчен, рәхмәт сүзләрен догадай колагына пышылдый-пышылдый, Нәкыйпне кочагына алыр, аркасыннан сыпырыр, бәлки, яңакларын битенә тидереп алыр, шуннан соң гына, монда тагын бер бәндә бар икән әле дигәндәй, авызын ябарга онытып торган Талипка зур кулын сузар. Кабинетка керә-керешкә, Нәкыйп «күптән килергә әзерләнеп йөрсәк тә, тиз генә чыгып китеп булмады, ниһаять, сине (бәлки, кеше алдында «сезне» кирәк булыр) күрү бәхетенә ирештек. Яшәреп, матурланып киткәнсең, Дәүләт Советы оештырган җыелышта арыганрак күренгән идең» кебек, күңел түреннән ургылып чыккан мөкатдәс уйларын чәй өстәле янында яисә ресторанда дәвам итәр. Анда абзагыз Юзликәевкә кабатланмыйча гына нәрсә әйтәсен белер: партшколада укыткан профессорларны үртәп, ирештереп, бер ишесен мактап искә алыр, төне буена кәрт уйнап йә хәмер чөмереп утырганнан соң, зачёт-имтиханнарны уңышлы гына аударып кайтуларын әйтеп көлдерер. Күз төшүгә, ир-атның дәртен утка тарыган дарыдай кабыза, каны кайнап, иреннәре наз бөркеп торган тулы күкрәкле җыештыручы марҗага җылы мөнәсәбәтләре турында әйтү урынлы булырмы икән, дөрес аңлармы? Син арага кердең дип, шул хатын өчен ду тузып, миннән көнләшеп тә йөрде бугай. Ә бит майлы калҗа икесенә дә тәтемәде: бөтенләй өченче кешегә – бер чанта кара уылдык, бер әрҗә коньяк төяп килгән калмык мужигына эләкте. Без кылтаеп, марҗаны күз белән ашап йөрүдән уза алмадык. Бу хакта, бәлки, Рим сенаторлары кебек, аякны суга тыгып, җылы мунчада сыра чөмереп утырганда елмаеп искә алырмын. Талип белән мондый тормыш нечкәлекләре турында киңәш-табыш итеп булмый шул, аңа ни, арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит, хатыныннан итле пәрәмәч тә пешертә алмады, «өйдә юк» дип алдый булыр, бичәсе көнбагыш ашап, минералка эчеп, телевизордан сериал карап утыра торгандыр әле. Чын тормыш дәресләрен партшколада гына алып була иде шул, демократия дигән нәмәстәкәйләре шундый мәдәни-сәяси үзәкләрне бетереп начар эшләде. Хәзер әнә Рәсәй Президенты «әзерлекле кадрлар җитешми» дип зарлана. Үзенә күрә генә түгел, «коммунистлар мәктәбендә чарланган кешеләр кушканны сукырларча үтәүче роботлар, өсләренә бурыч алып, иҗади эшли белмиләр» дигән була әле, салам торхан. Бу бит Талипның үз ми казанында туган фикер түгел, көнче ташбакалар тараткан гайбәтне, кеше сүзен кабатлый. Бу уйлар Нәкыйпнең башында туктаусыз чуалып, килеп җиткәч кенә төгәлләнгән нәтиҗә төсен алдылар.

      Мосафирлар үзәк мәйданны күпне күргән тәҗрибәле күз карашы белән иңләделәр дә бая әйткән ике катлы бина эченә кереп бөялделәр. Кабул итү бүлмәсе ишеген үтеп, өстәл артында утырган җаваплы ханымга күз салуга, Нәкыйп югалып калды. Уң ягына ак, кара, кызыл телефоннар тезелгән шома өсле өстәл янында хыялында йөрткән чибәр, мөлаем, нәзек билле кыз урынында күн тышлы кәнәфидә яшен яшәгән, киселгән урмандай сирәк чәчләрен көл төсенә буяткан, сусыл күзле ханым

Скачать книгу