Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 40
– Карале, Талип, без юлга чыгасы көнне бик иртә кузгалабыз: ашарга да, эчәргә дә өлгермибез. Безнең юл өстендә, чамалавымча, кафе-мазар юк, нишләрбез икән? – дип, дустының тәкъдимен кабул итәргә әзерләнгәндәй, тавышына инәлү катыш кызгандыру төсмере чыгарырга тырышты. Мәгәр икътисад белгеченең кырынганда бит уртасында пәкегә эләкми калган йоны да селкенмәде.
– Ну и что! Ачка үлмәбез әле. Ашказаныбыз ял итәр. Табыныбыз хуш килмәде бугай дип, хуҗаларның кәефен бозмас өчен, кунакка ашамыйчарак бару лязим (монысы – узган ел Төркиядә ял итү җимеше) диләр.
– Синең хатын итле пәрәмәчне тәмле итеп пешерә, безгә юлга әзерләп җибәрмәсме икән дип кенә әйтмәкче булган идем.
Нәкыйпнең фикерләү тәртәсенең борылыш кыйбласын (машина – миннән, бензин – миннән, синнән хет пәрәмәч булсын) алдан ук сиземләгән Талип бу юлы да арканы бирмәскә булды. Укытучы буларак, әйтеп торучыларны җене сөйми иде.
– «Юл газабы – гүр газабы» дигәннәр борынгылар. Итле пәрәмәч бик шәп булыр иде дә, хатын бер-ике көнгә Чистайга әниләренә киткән иде. Кайтып җитәрме-юкмы – әйтә алмыйм, хатын-кыз акылын үзеннән калдырмый. Юкса чын милли пәрәмәч белән главаны да сыйлаган булыр идек, – дип, Нәкыйпнең ачуын китереп, саруын кайнату өчен өстәде укытучы.
Бу «биеклекне» дә алмагач, Нәкыйпкә, кулын селтәп, машинасына титаклаудан башка чара калмады. Талипка сиздермәсә дә, Нәрәстәгә баруларының нәтиҗәсе өчен Нәкыйп бик борчыла иде. Сәбәбе шул: Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче бер танышы урамда очраклы гына күрешкәч, аның күңеленә акрын гына, әмма гел кимереп торырлык корт, шул ук вакытта начар камыр кебек кабара торган шөбһә салды.
– Фәһим Сабирович хозурына барырга җыенасызмы? Хуш, хуш. Ифрат киң күңелле, шул ук вакытта кырыс, усаллана торган шәхес. Аның ниндирәк вакытына туры киләсез бит әле.
– Анысы нәрсә була инде? Без – сабакташлар, партшколада бергә укыган идек, – дип мыгырданды югалып калган Нәкыйп.
Чиновник, җитди сер белгән кешедәй, вәкарьлек белән генә борын очына төшкән күзлеген өскәрәк күтәреп куйгач, фикеренә ачыклык кертте:
– Үзеннән-үзе килеп чыгамы, әллә вакытын шулай шәрехләп куямы, ул атнаның һәр көнен аерым проблемага багышлый, диләр. Сүз килгән кунакларның күңелен күрү турында бара.
Берни аңламаган Нәкыйп:
– Кызык, – дип куйды. Күз алдыннан бер-бер артлы төрледән-төрле күңелле һәм шөбһәле манзаралар узды.
– Әйтик, атнаның бер көнендә ул читтән килгән кешеләрне атлары янына алып бара, һәр тулпары турында озак итеп сөйли, малкайларына шикәр, чәкчәк ашата. Икенче көнен бодайның яңа сортларына, арыш белән кушылган төренә, солыга, борчакка багышлый. Әлбәттә инде, кунаклары аның белән көне буена кырда йөри. Өченче бирмеш көн Германиядән, Украинадан кайткан комбайннарга, аларны чагыштырып бәяләүгә корылган булырга мөмкин.