Кырлай кызы Айсылу (җыентык). Альберт Гадел

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кырлай кызы Айсылу (җыентык) - Альберт Гадел страница 15

Кырлай кызы Айсылу (җыентык) - Альберт Гадел

Скачать книгу

ярдәмчеләре, бераз акылга җиңелрәк шамакай, Күзәмеш атлы яшь дәрвиш тә, шаман шөлдере кагып, төрле кыргый хәрәкәтләр ясап, җеннәрне, явыз ияләрне, зәхмәтле чирләрне куа. Сыннарга табынып, аларга корбан чалырга өнди.

      Кам Аштабар (шашынып кычкырып). Алас! Алас! Изге ияләр монда, изге ияләр монда…

      Күзәмеш. Изге ияләр монда-а-а, изге ияләр миндә, монда-а-а.

      Кам Аштабар, бер кулындагы төтен чыгарып, ыслап торган артышын селки-селки, Күзәмеш янына килеп, икенче кулындагы таягы белән астыртын гына аягына суга. Күзәмеш авыртуга түзми кычкырып тезләнә, үзе тәңреләргә табынуын дәвам итә.

      Кам Аштабар.

      Безгә якты көн биргән Тәңребезгә Атак! Атак!

      Кояш-айга! Күктәге йолдызларга Атак! Атак!

      Җир-суларга, урманнарга Атак! Атак!

      Болгар-йортка, Итилемә, Чулманыма Атак! Атак!

      Төрек бөдүн, ыруыма – Шәһри Болгар каласына

                                                            Атак! Атак!

      Күмәк такмак тынуга быргы, дөңгер тавышлары яңгырый. Тәңреләргә такмак әйтеп табынган вакытта, Габдрахман белән Габдулла керәләр. Алар, гаҗәпләнеп, Тәңрегә табынуны күзәтәләр… Кам Аштабарның игътибары чит ил кешеләренә төшә. Ул, табынуын тәмамлап, алар янына килә. Бик дикъкать белән карап чыга.

      Иминлекме, ят кабилә токымнары?!

      Гарәпләр кулларын күкрәкләренә куеп сәлам алалар.

      Гарәпләр. Вәгаләйкемәссалам, Бөек Болгар камы.

      Күзәмеш, алга узып, гарәпләрне баштанаяк карап чыга да, исәнләшергә кулын сузып, берәм-берәм исәнләшеп чыга.

      Кам Аштабар. Кемнәр дип белик үзеңезне?

      Күзәмеш. Әйе, әйе, сез кемнәр буласыз?

      Габдрахман. Без Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән булабыз. Алтын кала Болгарга сәфәремез.

      Кам Аштабар. Мөхәммәд өммәтеннән? Кем ул Мөхәммәд пәйгамбәр?

      Габдрахман. Мөхтәрәм кам, Мөхәммәд пәйгамбәр – Аллаһы Тәгаләнең җирдәге соңгы пәйгамбәре. Без барымыз да – Алланың соңгы пәйгамбәре өммәтеннән. Менә Алланың рәхмәтләре белән сезгә Бөек Болгар-йортка килергә насыйп булды. Болгар халкына бердәнбер Аллаһы Тәгалә турында сүзләремез күп.

      Камның, гарәпләрне тыңлаган саен, ачуы кабара бара.

      Кам Аштабар. Болгар халкының үз тәңреләре бар. Безнең тәңреләргә, изге Абак, сарыганнарга хөрмәтебез зур. Тәңреләр безне төрле зәхмәтле чирләрдән яклый. Ачлыктан яклый. Явыз дошманнарга каршы торырга ярдәм итә. Безгә бүтән Тәңре кирәкми, чит Тәңредән безгә ассу юктыр. Бездән кару шул булыр.

      Күзәмеш. Әйе, әйе, бездән кару шул булыр.

      Габдрахман. Мөхтәрәм кам, ислам йоласын кабул кылу ирекле ди изге Коръән-Кәрим белеге4. Ислам динен кабул итү, күңелеңне, җаныңны сафландыру ди Изге китап. Без Бөек Болгар ханы Алмыш күп яшәсен, бай булсын дип дога кыламыз. (Гарәпләр икесе дә битләрен сыпыралар.)

      Иншалла, Иншалла!

      Кам Аштабар (тәмам ачуы чыгып). Безгә бүтән тәңреләр кирәкми. Сез ягы кешеләре5

Скачать книгу


<p>4</p>

Белек – китап.

<p>5</p>

Ягы кешеләр – чит кешеләр.