Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов страница 32

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов

Скачать книгу

янә Иргали ягына күз сирпеп алды. Бу сүзләрдән соң ул, бәлки, кунагыннан мең-мең рәхмәтләр әйтеп, моңарчы бикле күңелен ачып салуын көткәндер. Әмма тегесе, авызына су капкандай, тик утыра бирде.

      Ишегалдына чыгып утыру белән, бер кыю фикер килде Иргалинең башына. Шул фикер тынгылык бирми, бөтен барлыгын бимазалый иде аның. Абзардагы атларның көр пошкырулары тудырды аңарда әлеге уй-фикерне. Хатынының, газиз баласының исәнме-түгелме икәнлеген белешеп кайту өчен ат сорап карамакчы Иргали. Баядан бирле шул гозер-үтенечен ничегрәк итеп хәзрәткә җиткерү турында баш вата, кирәкле сүзләр эзли иде. Иң элек, әлбәттә, көнен барып көнен кайтачагы турында әйтәчәк. Ара ерак түгел, күп дигәндә, утыз чакрымнар чамасындадыр ул барасы авыл. Ничегрәк итеп әйтергә соң? Ярый ла, якты йөз күрсәткәч, синең ямаулык сорый торган гадәтең бар икән әле, дип төрттереп куймаса.

      Ниһаять, тәвәккәлләде Иргали, хәзрәтнең йөзенә бик үк туры карамыйча гына, бик читенсенеп кенә үзенең гозерен әйтте:

      – Хәзрәт, бер изгелек эшләсәңче…

      Гаҗәп хәл, Гыйззәт хәзрәтнең күңеле йомшак чак туры килдеме, берсүзсез риза булды да куйды. Алай гынамы әле, кунагын шул сәгать-минутта ук сәфәргә озатырга җыенган сыман итеп, лапас ягына борылып, катгый-кырыс тавыш белән:

      – Саттар! Саттар, дим, кая олактың?.. – дип, шәрран яра башлады.

      Лапас астыннан күләгә сыман гына булып, яман да озын, яман да чандыр, әмма киңчә күкрәкле бер кеше килеп чыкты. Чыкты да, бер сүз дә дәшмичә, читтәрәк туктап калды, хәзрәтнең боерыгын тыңлап бетергәнче шунда торды.

      – Көнен барып көнен кайтыр өчен ат әзерлә. Туры бияне җик. Тимер хут арбаны кара. Печән түшә. Арба башына берәр тубал солы салырга да онытма…

      Әлеге күләгә «ә» дими, «җә» дими борылды да шул ук лапас астында юк булды.

      – Бер мәхлук шунда… Телсез. Алла колы бит, әйдә, яши бирсен. Адәм баласы кешегә сыенмыйча кемгә сыенсын ди…

      Иргалигә урынны ян тәрәзә буенда торган зур сандык өстенә җәйделәр. Йокы тиз генә алмады аны үз кочагына. Шулай йокыга китә алмыйча көяләнеп, бурсынып яткан арада, башына мең төрле уй килде. Ничек соң әле революция, азатлык, хөррият, яңа тормыш дип кан койган, әгәр кирәксә, җанын да бирергә әзер булган кызылармеец, бернинди тартынусыз революцияне сүккән, аның казанышларын кабул итә алмаган, бүгенге тормышны ачыктан-ачык дошман күргән кеше түбәсе астына килеп эләкте? Башка урында сыймас идемени ул? Юкә белән каешның һичкайчан да бәйләнмәячәген, төенләнмәячәген Иргали белми идемени? Ничек белмәсен ди инде?!

      Яңадан уйлар. Иргалинең күз алдына Гыйззәт хәзрәтнең сынаулы карашы килде… Нәрсә ди? Комсызлыгы белән даны чыккан, тирә-юнь халкының канын эчкән Минһаҗ байга олаучы булып ялланырга диме? Бу ни бу?! Иргалинең йөрәге янә дөрселдәргә кереште, күңеленә янә шик, икеләнүләр иңде. Шуның өчен шултикле корбаннар биреп яуладыкмыни соң без азатлык, тигезлек дигән нәрсәләрне.

Скачать книгу